Дөрес тукланыгыз һәм көлеп яшәгез!
Тиз арыйсыз икән, димәк, туклану рационыгыз балансланмаган, витаминнар, минераль матдәләргә бай түгел. Ризык организмга көч кертергә, нервларны тынычландырырга, матдәләр алмашын яхшыртырга тиеш.
* Күрәгә белән йөзем йөрәккә һәм баш миенә файдалы. Бу кипкән җимешләр калийга, микроэлементларга бай, йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк.* Сарымсак иммунитетны ныгыта. Составындагы аксым организмны тискәре факторлардан саклаучы антитәнчекләр бүлеп чыгара.* Ачыган сөт ризыкларында файдалы микроорганизмнар бар. Алар эчәкләр эшчәнлеге өчен кирәк. Бу иммун системасын ныгытырга, тиз арымаска һәм һәрвакыт тонуста булырга ярдәм итә.* Банан – энергия чыганагы. Бер генә җиләк-җимеш тә организмга банан кадәр көч бирми. Аның составындагы калий инфаркт һәм инсультны кисәтә.* Соңгы вакытта көлүнең кеше организмына йогынтысы турында еш ишетелә. Көлегез! Бу сезнең кәефегезне күтәреп кенә калмаячак, тормышка позитив караш булдыра, якын-тирәдәгеләргә дә уңай тәэсир итәчәк.
https://kiziltan.ru/poleznoe/13680-dres-tuklanygyz-m-klep-yashgez.html
Фото:https://pixabay.com/ru/Lazare
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев