Эч авыртуның сәбәбе бар
Эч авыртудан газапланмаган кеше сирәктер. Кайвакыт эч авырту кисәк башланып китә. Сәбәбен белмичә һәм табибка күренмичә генә дәвалану чараларын сынаучылар җитәрлек. Сәламәтлекне куркыныч астына куймас өчен, нинди авыруларга игътибар бирергә кирәклеген карыйк.
Уң як кабырга асты авырту. Калак сөяге дә авыртса, тайпылышны үт чыгу юлларыннан, үт куыгыннан һәм бавырдан эзлиләр. Кеше хәлсезлектән, баш әйләнүдән, аппетит югалудан зарлана. Кайчак тын кысыла, күңел болгана, бавыр турысы кадап ала, эч кибә, яки, киресенчә, йомшара. Спиртлы эчемлекләр кулланганда, күп итеп майлы, әче-төче тәмләткечләр салынган ризык ашаганда, әлеге билгеләр тагын да көчәя.
Сул як кабырга асты авырту – панкреатит билгесе. Кайчак авырту аркага күчә, билне бар ягыннан чолгап ала, авыруның косасы килә. Авырткан урынга салкын кую хәлне җиңеләйтергә мөмкин.
Кендек тирәсе авырту – бүсер авыртуы, эч кибү яки эчәклектә суалчаннар булуын күрсәтүче билге. Бил сызлавы да өстәлсә, бөерне тикшертергә кирәк.
Ашказаны-эчәк трактының өске өлеше авырту. Ашказаны, талак, үңәч авырулары булганда яки организмга ярамаган ризык эләккәндә барлыкка килә. Эчәклек, үт чыгу юллары, бавыр һәм ашказаны асты бизендә тайпылыш башланганда, миокард инфаркты булганда да ашказаны авырткан кебек тоелу ихтимал.
Эчнең аскы өлеше авырту эчәклек эшчәнлеге бозылу, гинекологик проблемалар баш калкыту, бөер авырулары, шеш үсүне күрсәтергә мөмкин.
Көчле чәнчү касыкта урнашкан органнар ялкынсынганда, үт ташы авырулары, көчле панкреатит башланганда барлыкка килә. Ялкынсыну процесслары башлану, эчәкләр “тыгылу”, ялкынсыну турында да “сөйли”. Диета бозылганда, стресс кичергәндә, курыкканда да кеше көчле чәнчү сизә. Андый вакытта авыртуны басу өчен табиблар спазмолитиклар – эчке органнарның шома мускуллары спазмын бетерүче дарулар куллана. Чәнчү кабатланып торса, табибка күренү зарур.
Эч авыртканда күңел болгану, косасы килү, тән кызышу, тирләү, эч быгырдау – эчәклек, ашказаны асты бизе ялкынсынуны аңлата. Туңып калтырау һәм бизгәк тоту эчәклеккә инфекция эләккәндә яки үт чыгу юллары томаланганда күзәтелә.
Аппендицит. Уң якта аста көчле булмаган авырту үзен гел сиздереп торса, шул ук вакытта кендек тирәсен, эчнең аскы өлешен, билне дә борчыса, күңел болганса, температура күтәрелсә, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Әлеге билгеләр сукыр эчәк ялкынсынуны күрсәтә. Табиб караганчы, авыруга дару эчерергә ярамый.
ИГЪТИБАР! Эч авырту симптомнары күп авырулар вакытында күзәтелә, һәрвакытта да өйдә генә дәвалап булмый. Табибка күренүне кичектермәгез.
***
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды,
№ 11 ноябрь 2018
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев