Елан чагудан ничек сакланырга? (ТАБИБ КИҢӘШЕ)
Күптән көткән җиләк вакыты җитә. Шунысын да әйтергә кирәк, җиләк җыючыларны, табигать кочагында ял итүчеләрне елан сагалап торырга мөмкин. Сакланганны гына саклармын, дигән Ходай. Белгечләр сак булырга киңәш итә. Еланнар тар үзәнлекләрдә, су буйларында, дымлы урыннарда, чокырларда булырга мөмкин. Җиләкле аланда узган ел елан юк иде дип, саксыз эш итү...
Күптән көткән җиләк вакыты җитә. Шунысын да әйтергә кирәк, җиләк җыючыларны, табигать кочагында ял итүчеләрне елан сагалап торырга мөмкин. Сакланганны гына саклармын, дигән Ходай. Белгечләр сак булырга киңәш итә. Еланнар тар үзәнлекләрдә, су буйларында, дымлы урыннарда, чокырларда булырга мөмкин. Җиләкле аланда узган ел елан юк иде дип, саксыз эш итү дөрес түгел. Быел бер урында күп булса, икенче елны елан башка урында үрчергә мөмкин.
"Районда елан чагу очрагы әлегә теркәлмәгән. Статистика мәгълүматлары буенча, елан чаккан 10 кешенең тугызы гына табибларга мөрәҗәгать итә. Шулай да район халкы сак булса иде", - ди район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Эльвира Төхбиева.
Кара елан (гадюка) мәче, керпеләр булган җиргә якын да килми. Ләкин, шуны да истә тотарга кирәк, затлы токымлы мәчеләр кара еланга тими.
Белгечләр исә гади кара елан тезгә кадәр генә чага ала ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Әгәр дә елан күреп, ысылдый башласа, акрын гына читкә китү хәерле. Елан чакса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 112 хезмәте аша чакырткан ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибәсе Венера Хәбибрахманова авыруга беренче ярдәм күрсәтү зарурлыгы турында:
«Беренчедән, хәрәкәтләнмәскә тырышырга, елан чаккан урынны кысып, агуын чыгарырга кирәк. Булган очракта, аллергиягә каршы дару эчү дә файдалы. Күп итеп сыеклык эчү дә файдага гына булачак. Үзлегездән дәваланып, санаулы минутларны әрәм иткәнче, тиз арада район үзәк хастаханәсенә килегез».
Райондашларыбыз кара еланнан ничек саклана? Аларның да фикерен белештек.
Фәрит Мәхмүтов, Югары Кибәхуҗа авылы:
- Авылга урман якын булганлыктан, еланнар күп. Печән чапканда аяк астында йөриләр. Печән белән бергә өйгә дә ияреп кайта. Аллага шөкер, әле еланнарның зыян салганы юк.
Алисә Дәүләтшина, Ямбулат авылы:
- Еланнардан куркабыз, ләкин җиләк вакыты җитсә, йөрәк түзми, табигатькә чыгабыз. Аякка кәлүш, яки резин аяк киеме киябез. Кирәк була калса дип, үзебез белән каеш алабыз.
Лариса, Теләче:
- Еланнардан куркам, соңгы елларда җиләккә дә барган юк. Сатып кына алам.
Ленар, 30 яшь:
- Бер-ике ел элек өй янында да еланнар күренә башлаган иде. Шуңа ике песи алып кайтып куйдым. Быел елан күренгәне юк.
Фиргать, Түбән Саурыш:
- Еланнан куркып, өйдә утырып булмый. Хәзер урманга утынга, җиләккә бармагач, бик очрамыйлар.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев