Эремчек ашагыз!
Кальций — кеше өчен иң мөһим микроэлементларның берсе.
Сөякләрнең, тешләрнең, тырнакларның ныклыгы, чәчнең, тәннең матурлыгы — барысы да кальцийга бәйләнгән. Ул шулай ук канны оетуга, башка минералларны һәм витаминнарны үзләштерүдә ярдәм итә. Кальций үзе сөт азыкларында, бигрәк тә эремчектә күп. Ә кайбер азыклар исә киресенчә, организмда кальций үзләштерүне тоткарлый яки бөтенләй юып, юк итә. Кальций үзләштерүнең нечкәлекләре һәм моңа каршы килүче азыклар турында нутрициолог, клиник психолог-диетолог Анна Ивашкевич аңлата.
Кальций җитмәү йөрәк мускуллары эшчәнлеген бозуга, гипертоник кризиска, көзән җыеруга һәм башка өзлегүләргә китерергә мөмкин. Шуның өчен һичшиксез сөт азыклары ашагыз. Көненә бер генә тапкыр булса да эремчек ашарга, катык һәм кефир эчәргә киңәш ителә.
Сөттән тыш, составында кальций күп булган азык-төлекләр:
— бөртеклеләр, бигрәк тә карабодай;
— борчак кебек кузаклылар;
— әфлисун;
— чикләвек;
— солы;
— күрәгә, йөзем һәм башка кипкән җиләк-җимешләр;
— хөрмә;
— банан;
— яшел чәй.
Организмдагы кальций микъдарын теләсә кайсы клиникада тикшертергә мөмкин. Моның өчен кальцийга биохимик кан анализы бирергә кирәк.
Кальцийга бай азык-төлекне көннең беренче яртысында, Д витамины белән катнаштырып ашавың мәслихәт.
Куллану күләме
Алар кешесенә карап, төрле күләмдә. Әйтик ир-атларга көнлек күләме 1-2,5 г кальций, ә 50 яшьтән соң 1,8 граммга кадәр киметергә мөмкин. 18-50 яшьтәге хатын-кызлар өчен көненә 2,5 грамм кальций кирәк. Ә 50 яшьтән соң 1,5 грамм да җитә.
Организмнан кальцийны юкка чыгаручы азыклар
Башта ук искәртергә кирәк: бу азык-төлекләрне ашамаска кирәк дигән сүзнең булуы да мөмкин түгел. Тик чама хисен генә онытмагыз.
Пальма мае. Кальцийны үзләштерергә комачаулый. Гомумән, бу май бик күп файдалы матдәләрне үзләштерү дәрәҗәсен киметә. Моннан дистә еллар элек балалар азыгы җитештерүдә, аның аркасында җитди проблемалар килеп чыккан иде. Ул вакытта БДБ илләренең берсендә Д витамины җитмәү сәбәпле, балалар арасында рахит авыруы таралган. Д витамины үз чиратында кальцийны үзләштерүдә бик нык ярдәм итә. Балаларга Д витамины белән кальций бирә башлыйлар, әмма файдасы күренми. Шуннан соң уздырган тикшеренүләр күрсәткәнчә, монда балалар өчен ясалган ясалма азыкларда пальма маеның күп булуы сәбәпче икән. Алар витаминнарны һәм минералларны үзләштерүдә комачаулык тудырган.
Кофе. Аны күп эчү дә организмдагы кальцийны һәм башка минералларны азайта. Әгәр дә кофесыз тора алмыйсыз икән, рационыгызга аксым, кальцийга бай азык-төлекне күбрәк кертергә тырышыгыз. Көненә якынча 4 чынаяктан да артык (кружка түгел, 30 мл савыт) кофе эчәргә кирәкми. Әгәр дә чаманы белмәсәгез, сөякләр авырту куркынычы арта.
Эремчек турында сөйләсәк, аның майлылыгы 5 проценттан артмаганы мәслихәт. Элек кальций һәм Д витаминнары майлы азык-төлек белән яхшы үзләштерелә, дип саналып килде. Соңгы фәнни тикшеренүләр моның киресен күрсәткән.
Тәм-том. Шикәр дә кальций үзләштерүдә киртә булып тора. Әгәр дә татлы азыкларны күп ашыйсыз икән, эчәк микрофлорасы бозылырга мөмкин. Ә барлык файдалы матдәләр нәкъ менә эчәклектә үзләштерелә.
Ач тору
Хәзер ябыгам дип, ач тору модада. Ләкин ачлык сөякләрнең минераллаштыру процессына тискәре йогынты ясый. Ач торуны белгеч күзәтүе астында, минераль өстәмәләр куллану белән алып барырга кирәк. Әмма кызганычка каршы күпләр моңа игътибар итми. Еш кына кызлар ашамыйча, су эчеп кенә тиз арада ябыгырга телиләр. Кызлардан аермалы буларак, организм җүләр түгел. Ул үзен эш режимында сакларга тырыша. Беренче чиратта баш мие һәм йөрәк эшчәнлегенә әһәмият бирелә. Сөякләр исә, икенче планга кала. Шуның өчен, организм баш миенә, йөрәккә җитмәгән минералларны сөяк өлешеннән тартып ала башлый.
Солы боткасы турында миф
Интернетта солы боткасы организмнан кальцийны чыгара дигән язмалар очратасың. Бу буш сүз түгел. Эш шунда, солы боткасында кальций сеңүне акрынайта торган фитин кислотасы бар. Тик чынлыкта бер тәлинкә солы боткасында аның күләме аз. Сез кальций эшкәртүгә комачауларлык күләмдә солы боткасын һич тә ашый алмыйсыз. Шулай да, витамин-минераль комплексларны солы боткасы ашаганда кабул итмәгез.
“АиФ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев