Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Эсседә ничек ашарга, нинди эчемлекләр кулланырга?

Табиблар кызу көннәрдә майлы ризыклар, ит ашауны киметергә киңәш итәләр. Туклануны, гомумән, көннең кызу вакытына түгел, ә иртәнгә яки кичкә калдырсаң яхшы.

Җәйге кызу көннәрдә агулану очраклары да ешрак кабатлана. Шуңа күрә продуктларны дөрес сакларга, пешергәндә технологияне үтәргә кирәк. Ризыкны әзерләгәндә һәм ашаганда шәхси гигиена таләпләре турында да онытмагыз. Тиз бозыла торган продуктларны юлга чыкканда сумка-суыткычта йөртсәң яхшы. Табигатькә чыкканда сөт ризыклары, ысланган продуктлар, йомырка һәм кремлы ашамлыклар алмагыз. 


Агуланудан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармагыз:

әгәр үзегезне начар хис итсәгез, югары температура, косасы килү булса, эчегез авыртса – гаиләгез өчен ризык әзерләмәгез;
яшелчә һәм җиләк-җимешләрне агып торган суда юып ашагыз, балаларга кайнаган суда юсаң тагын да әйбәтрәк;
яңа пешергән ризыкны алдагы көннән калган аш белән бутарга ярамый. Әгәр ашамлык калган икән, аны ашар алдыннан кыздырып яки кайнатып чыгарырга кирәк;
ит, йомырка кебек ризыкларны, диңгез продуктларын яхшылап пешереп бетерү кирәк. Мисал өчен, итне 1-1,5 килограммлы кисәкләрдән дә зурайтмыйча, ким дигәндә 2 сәгать пешерү кирәк;
ашамлыкны патоген микроорганизмнарны күчерүче бөҗәкләрдән, кимерүчеләрдән һәм башка төр хайваннардан саклагыз. Ризыкны капкачлы контейнерларга салып куйсаң яхшы;
шашлыкны алдан түгел, ашар алдыннан гына кыздырыгыз; 
санитар таләпләргә туры килүенә игътибар итегез. Үзегездән соң чүпне җиргә ташлап калдырмагыз.


Табигатькә чыкканда талпаннардан саклану турында да истән чыгармагыз. Апрель-октябрь айлары – бу бөҗәкләрнең иң активлашкан чоры. Шуңа күрә үзегезне һәм балаларыгызны 15-20 минут саен карап, тикшереп торыгыз. Онытмагыз: талпаннар сумкага кереп яки киемгә ябышып өйгә дә ияреп кайтырга мөмкиннәр. Ял итәргә чыкканда талпанга каршы аэрозольләр алырга киңәш ителә. 


Кызуда сыеклыкларны күбрәк кулланыгыз: минераль су, морс, чәй, майсыз сөт продуктлары эчегез, газлы эчемлекләр, энергетик һәм алкоголь кулланудан тыелыгыз, дип киңәш итәләр район үзәк дәваханәсеннән.

 

Фото:https://pixabay.com

http://tukai-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев