Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Фарсель Зыятдинов: «Суган белән сарымсак парафинда әйбәт саклана»

Август кергәч, бакчаларыбыздан җыеп алына торган иң беренче уңышларның берсе - сугандыр, мөгаен. Күпчелек халык суган, сарымсакларын җыеп та алды инде. «Уңыш яхшы, инде черемәсен генә», - ди алар. Быелгы дымлы, үзенчәлекле елны искә алып, галим, бакчачы Фарсель ЗЫЯТДИНОВтан суганны ничек сакларга кирәклеген белештек. - Фарсель абый, суганны кайчан алу...

Август кергәч, бакчаларыбыздан җыеп алына торган иң беренче уңышларның берсе - сугандыр, мөгаен. Күпчелек халык суган, сарымсакларын җыеп та алды инде. «Уңыш яхшы, инде черемәсен генә», - ди алар. Быелгы дымлы, үзенчәлекле елны искә алып, галим, бакчачы Фарсель ЗЫЯТДИНОВтан суганны ничек сакларга кирәклеген белештек.

- Фарсель абый, суганны кайчан алу дөрес?
- Аны алу вакыты узып бара инде. Хәзер суган тамыр җибәрә башлады. Яңа тамыр җибәргәч, ул начар сакланырга мөмкин. Безнең шартларда аны 20 июльдән 1 августка кадәр аралыкта алырга кирәк. Быел башка яшелчәләр, җиләк-җимешләр соңрак җитешсә дә, суган, алдагы еллардагы кебек үк, 1 августка алырлык булып өлгерде.

- Аны ничек сакларга?
- Иң элек яхшылап җилләтү сорала. Кояшта берничә сәгать тотып, күләгәле, үтәли җил йөргән урында киптерергә кирәк. Саклауга куелган суганның сабакларын 3-4 см калдырып кына кисү яхшы. Түтәлдән алган вакытта озынрак калдырабыз, чөнки аның исәбенә суганчасы тулыланыр­га мөмкин. Кемдер кыякларын яртылаш кисә, кемдер бөтен килеш калдыра. Алай алган очракта, сак­ларга куяр алдыннан кыякларын кыс­картырга кирәк. Аннан соң суганны да, сарымсакны да даими температурада сакларга киңәш ителә. Әгәр, мәсәлән, башта ук салкынча 1-4 градуска кадәрге урынга, базга куябыз икән, шул температура торырга тиеш. Базда ике торба - һава керә һәм чыга торган булса яхшы. Болай булганда, температураны көйләргә уңайлы.

- Суганны ятьмә сумкага салып саклау яхшымы, әллә таратып куйган очракта уңышлыракмы?
- Тартмаларга 10 см калынлыкта таратып кую яхшы. Үреп тә куярга мөмкин, тик бу очракта кыякларын калдырырга кирәк. Монысын инде өй температурасында сакларга туры киләчәк.

- Саклауга дип куелган суганның кабыгын чистартучылар да бар. Болай эшләү дөрес буламы?
- Алай эшләргә кирәкми, алай гына да түгел, массасына терәлеп торганына бөтенләй тияргә ярамый. Кабарып, болай да төшәргә торганын гына чистартып алырга кирәк.

- Суган-сарымсакны парафинга манып саклаучылар да бар дип ишеткән бар. Анысы ничек була?
- Моны һава алышмасын өчен эшлиләр. Парафин белән эшләгәндә, суган-сарымсак бер төрле температурада әйбәт саклана, тик аның мәшәкате күп. Парафинны табарга, эретергә, һәрберсен манып алырга кирәк бит.

- Ә орлыкка дип калдырылган суганны ничек сакларга?
- Орлыкка дигән суганны башта сортларга аерырга кирәк. Эрегә, уртачага һәм вакка. Боларын базда ятьмә сумкада саклау яхшырак. Өй шартларында саклаганда, үсеш бирергә мөмкин.

- Күпчелек кешенең суганы яхшы, эре булды быел. Моңа күп яуган яңгырлар тәэсир иттеме икән?
- Төрлечә булды. Суган чебене авыруы эләккәне яхшы, эре була алмады, әлбәттә. Яхшы шартларда, ашлама кушылган комсу туфракка утыртылган суган эре иде. Ә балчык, кара туфракта вак булды. Монда яңгырның тәэсире бар, дип кенә әйтеп булмый.

- Җәй айларында дымлы һава шартлары торганлыктан, алган уңыш череп әрәм булмаса ярар иде, дип хафаланучыларга ни дип җавап бирәсез, Фарсель абый?
- Тиешенчә җилләткән очракта, черү куркынычы юк. Борчылмасыннар. Ә инде суган чебене белән авыр­ган булса, черергә мөмкин. Шуңа күрә сортларга аерган чакта тамыр янында әз генә черек булдымы, аларын кертмәскә кирәк. Яңгыр вакытында алынган суганга зыяны килми. Ничек кенә булса да, базга куйган очракта да суганны әледән-әле күзәтеп, контрольдә ­тотарга кирәк. Чери башлаган булса, аны чистартып, суганны кабат җилләтеп куярга туры киләчәк.

Зөһрә Садыйкова

http://shahrikazan.com/Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X