Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Фейхоа ашагыз!

Соңгы араларда кибет һәм базар киштәләрендә карап торышка әлләни кызыктыргыч күренмәгән, кара яшел кабыклы, формасы вак йомыркага охшаган фейхоа җимешләре пәйда булды. Бакча җиләге, киви һәм ананас исләре килеп торган бу җимешләр татлы да, организм өчен бик файдалы да. Кызганыч, күбебез. Искиткеч сихәтле әлеге җимешнең кадерен белеп бетерми: чират торып...

Соңгы араларда кибет һәм базар киштәләрендә карап торышка әлләни кызыктыргыч күренмәгән, кара яшел кабыклы, формасы вак йомыркага охшаган фейхоа җимешләре пәйда булды. Бакча җиләге, киви һәм ананас исләре килеп торган бу җимешләр татлы да, организм өчен бик файдалы да. Кызганыч, күбебез.

Искиткеч сихәтле әлеге җимешнең кадерен белеп бетерми: чират торып алмыйбыз һәм ризык әзерләгәндә киң кулланмыйбыз. Фейхоаның витаминлы-минераль составына күз салсак, аны рационыбызга кертүнең һичшиксез отышлы икәнлегенә инанырбыз. Беренчедән, составындагы шикәре, майлары бик аз булу сәбәпле ул безне симертмәячәк, икенчедән, аңарда йөрәк, бавыр, баш мие, аш-казаны, бөер кебек мөһим әгъзаларның тулыканлы эшчәнлеген тәэмин итү, нервларны һәм эндокрин системасын ныгыту, кан тамырлары сыгылмалылыгы, матдәләр алмашын җайга салу, кан составын яхшырту өчен бик кирәкле минераль матдәләр һәм витаминнар бар.

Белгәнебезчә, безнең төбәктә йод кытлыгы күзәтелә, суда, ризыкта, һавада табигый йодның җитешмәве кешенең баш миендә, нерв системасында төрле чирләр кабынуга җирлек тудыра. Йодның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы акыл зәгыйфьлеге китереп чыгарырга мөмкин. 100 г фейхоа җимешендә йодның тиз эрүчән кушылмаларының 0,5 мг тәшкил итүе аның кадерен бермә-бер арттыра. Әлеге җәһәттән ул диңгез продуктларына тиңләшә. Организм өчен бик кирәкле аминокислоталар - тирозин, аспарагин, аланин, аргинин, глютаминның булуы фейхоаның алыштыргысыз продукт булуын раслый. Ягъни, аны чып-чын табигый дәва чыганагы дияргә була.

Фейхоаның кабыгы авызны бөрештерә дип, аны әрчеп ташларга ярамый, файдалы матдәләренең күпчелеге нәкъ менә шунда тупланган. Аны киптереп чәйләргә кушып эчү файдалы. Витаминнары, макро-микроэлементлары күп булганга күрә, табиб-диетологлар, авитаминозны кисәтү максатыннан, бу җимешне кара көздән алып, язын бакчабызда яшел тәмләткечләр, яшелчәләр өлгерә башлаганчы, аз-азлап даими кулланырга киңәш итә. Яшел җимешләре белән эндокрин системаның күптөрле чирләреннән, шул исәптән, калкансыман биз авыруларын, зобны уңышлы дәвалыйлар. Бу субтропик җимешнең туган җире Бразилия, аны бүгенге көндә Сицилиядә, Яңа Зеландиядә, Абхазиядә, Әзәрбайҗанда, Дагыстанда, Краснодар краенда да үстерәләр. Диетологларның искәртүенчә, Русиядә үскәннәренә караганда, читтән кертелгән җимешләрдә йод күләме күпкә зуррак. Кайда җитештерелүенә карамастан, C витаминына бай булуы аркасында, ул - бер дигән антиоксидант, шунлыктан йөрәк-кан тамырлары системасын уңышлы дәвалый, кан басымыннан, атеросклероздан интегүчеләргә ярдәмгә килә. Сулыш юллары ялкынсынганда, тамак шешеп интеккәндә, грипп урынга екканда тизрәк терелеп аякка басу өчен фейхоаның ярдәме зур. Аның иммунитетны күтәрү сәләте фәнни яктан расланган. Озаклап авырып урын өстендә яткан, катлаулы операцияләр кичергән, хәлсезләнгән кешеләргә табиблар фейхоа ашарга тәкъдим итә.

http://shahrichalli.ru/ru/component/k2/item/7380-feyhoa-ashagyiz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев