Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гөмбә ашап ничек агуланмаска? (КИҢӘШЛӘР)

Кәҗә гөмбәсе, ал, агулы гөмбәләр - нәкъ менә алар халык өчен куркыныч тудыра да инде. Таный белмәсәң, гөмбә җыюга алынма, дип кисәтә белгечләр. Бу төр азыкны файдалы дип уйлаучылар бик нык ялгыша икән ләбаса... - 2016 ел башыннан Татарстанда гөмбә белән агулануның 10 очрагы теркәлде. Зыян күргән 11 кеше арасында,...

Кәҗә гөмбәсе, ал, агулы гөмбәләр - нәкъ менә алар халык өчен куркыныч тудыра да инде. Таный белмәсәң, гөмбә җыюга алынма, дип кисәтә белгечләр. Бу төр азыкны файдалы дип уйлаучылар бик нык ялгыша икән ләбаса...


- 2016 ел башыннан Татарстанда гөмбә белән агулануның 10 очрагы теркәлде. Зыян күргән 11 кеше арасында, ике сабый да бар. 2015 ел белән чагыштырганда, агуланучыларның саны 6га кимеде. 2015 елның беренче яртыеллыгында 17 кеше гөмбә белән агуланган. Алар арасында хәтта имчәк балалар да булган, - дип ассызыклый Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе документлар белән тәэмин итү бүлеге башлыгыМиләүшә Җамалиева.

Ал гөмбә дип, агулыны җыялар...

Белгечләр әйтүенчә, гөмбә белән агулану кеше сәламәтлеге өчен шактый куркыныч тудыра. Шуңа да гөмбә белән агуланып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсен хастаханәгә салалар.

- Безнең географик полосада бер генә төрле агулы гөмбә бар. Ул да булса - агулы гөмбә (бледная поганка). Ләкин иң куркынычы шул: бу төр гөмбәне еш кына ал гөмбә (сыроежка) белән бутыйлар. Кешеләр ал гөмбә җыябыз дип уйлап чынлыкта агулы гөмбә җыя. Ә поганканы ашаучылар арасындагы 90 процент очракта бу үлемгә китерергә мөмкин, - дип сөйләде Татарстанның баш токсикология табибы Рөстәм Гашыйгуллин.

Казан шәһәре 7 хастаханәсе каты агуланулар бүлегенә инде май аенда ук кәҗә гөмбәсе (сморок, строчок) белән агуланып мөрәҗәгать иткәннәр. Гомумән алганда, Казан шәһәре буенча биш-алты кеше бу проблема белән дәвалау учреждениесенә китерелгән.

Ничек агуланмаска?

1. Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы - бу эшкә тотынмаска. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черекләрен алып атып эшкәртергә кирәк.
2. Аз-азлап кына ашарга.
3. Кулдан сатып алмаска, чөнки кешеләрнең гөмбәне кайдан җыйганын белеп булмый.



Ни өчендер гөмбәнең сәламәтлеккә файдалы булуы турында миф йөри, янәсе анда аксымнар бар. "Чынлыкта, гөмбә ул хитин һәм целлюлозадан тора. Әгәр целлюлоза ул кәгазь булса, хитин - ул таш шикелле калын матдә, гөмбәнең калганы - су. Аны эшкәртер өчен организм аш кайнату согын (пищеварительный сок) бүлеп чыгара, бу эчәкләрне ялкынсындыруга китерә. Шуңа да гөмбәнең файдалы микроэлементларын организм үзенә сеңдерә алмый", - дип аңлата баш табиб.

Хәер, гөмбә белән агулану гөмбә төреннән генә түгел, бу ризыкны күпме ашавыңа да, кешенең яшенә, аның сәламәтлегенә дә бәйле. Агулануны балалар һәм өлкән яшьтәгеләр аеруча авыр кичерә. Бала организмы гөмбәне, гомумән алганда, эшкәртә алмый. Шуңа да Роспотребнадзор хезмәткәрләре 14 яшькә кадәрге балага бу төр ризыкны ашау киңәш ителмәвен ассызыклый. Бавыр, бөер авырулары булган кешегә дә артык күп ашаудан тыелырга кирәк. Белгечләр гөмбәнең деликатес булуын ассызыклый. Хәтта сау-сәламәт кешегә дә көненә 100-150 граммнан да күбрәк ашау киңәш ителми. Ә башка ризыкларны гөмбә белән алыштырырга ярамый.

Гөмбәнең җир астындагы җепселләре була. Ул әйләнә-тирәдән минераль матдәләрне үзенә суыра. Әгәр бу җир зарарлы матдәләр белән тулган икән, гөмбә составында да агулы матдәләр бар дигән сүз. Ә гөмбәдәге авыр металларның тозы бавыр, бөерләрнең зарарлануына китерә.

Без атап үткән кәҗә, ал гөмбәләр белән агуланудан кала, халык шәһәр парк-скверлары, ишегаллары, автомобиль юлларында җыелган гөмбә ашап та агуланырга мөмкин. Киптерелгән, тозланган, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрне чит кешеләрдән сатып алу бер дә киңәш ителми. Чөнки бер агулы гөмбә бөтен банканы пычратырга мөмкин.



Агулансаң, нәрсә эшләргә?

1. Активлашкан күмер кабырга;
2. Ашказанын юдыртырга;
3. Эчәкләрне чистартырга (клизма ясарга);
4. Күбрәк сыеклык эчәргә.
5. Кичекмәстән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә!

Шунысы да бар: гөмбә белән агуланган вакытта "ялган тынычлык" (мнимое благополучие) периоды да булырга мөмкин. Ягъни бу вакытта кеше үз хәлен җиңеләйде, дип саный. Ләкин бу уйдырма гына. Чөнки агулы гөмбә (бледная поганка) белән агуланганнан соң, хәлсезлектән кала, башка бернинди билге дә булмаган симптомсыз период 48 сәгать дәвам итәргә мөмкин. Аннан соң кеше гөмбә ашаганын онытып җибәрә, агулануны башка әйбергә сылтый...

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев