Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гөмбәчек бөтен нәрсәне “ашый”

"Ашыгыч ярдәм" газетасының архив саннарыннан алынды. Микоз авыруын гөмбәчекләр китереп чыгара, ул аяк табаны һәм тырнакта була, бер кешедән икенчесенә йогарга мөмкин.

Эссе һәм дымлылык гөмбәчекләр үрчү өчен бик кулай шарт. Шуңа да җәй көне гөмбәчек эләктерү куркынычы арта. Аннан бигрәк тә аягы тирли, аяк табаны тиресе тупас булган, эндокрин системасында тайпылышлар күзәтелгән кешеләргә сакланырга киңәш ителә.

Авыруның билгеләре: аяк бармагы тырнагында сызыклар, ак яки сары төстәге таплар барлыкка килә, тырнак калыная, кителеп төшә, пычрак сары төскә керә, аяк табанының тиресе кубалаклана, кычыта, бармак арасы кызара.

Гөмбәчеккә яшәү өчен тукланып торырга кирәк. Шуңа да ул бөтен нәрсәне “ашый”, витамин, микроэлементларны суыра. Моннан тыш әлеге микроорганизмнар көчле аллерген санала, аллергик дерматит, бронхиаль астма китереп чыгарырга мөмкин. Гөмбәчек ияргән дип шикләнәсез икән, дерматологка яки табиб-микологка күренегез. Табиб аларга каршы көрәшә торган мазь, крем яки башка берәр препарат язып бирер. Кайбер очракта дару да эчәргә туры килер.

Гөмбәчекле авыру кабатланмасын өчен аяк киеме эчен даруханәләрдә сатыла торган махсус эремә белән эшкәртәләр. Аның өчен 40 процентлы аш серкәсе эремәсе дә кулланырга ярый. Шуннан соң аяк киемен 2-3 сәгатькә пакетка тыгып куялар. Өйдә кия торган аяк киемен алыштыралар яки кайнар суда юалар.
Профилактика максатында түбәндә­геләрне белү зарур.

Атнага бер мәртәбә гөмбәчекләргә каршы көрәшә торган спрей файдаланыгыз.

Бассейн, пляж ише урыннарда, кунакка баргач кеше аяк киемен кимәгез.

Душ бүлмәсе, бассейн янында, аквапаркта яланаяк йөрмәгез.

Яланаяк йөргәч, аяк табанын, бармак араларын антисептик белән эшкәртегез.

Аягыгызны югач, яхшылап корытыгыз, бигрәк тә бармак араларын әйбәтләп сөртегез.

Җәй көне башы ябулы, кысып торган аяк киеме, синтетик тукымадан эшләнгән оек яки оекбаш кимәгез. Аяк тирләп йөрсә дә, микоз барлыкка килү куркынычы арта.

Оекбаш киҗе мамык тукымадан тегелгән булсын, аны көн саен алыштырырга онытмагыз.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: тырнакның төсе белән формасы йога торган гөмбәчекле авырулар вакытында гына түгел, калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда, гормоннар бүленеп чыгу белән бәйле тайпылышлар күзәтелгәндә, иммун система какшаганда да үзгәрә.

akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев