Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гомерне озайтуның яңа ысулы ачыкланган!

Нидерландтагы Гронингенск университеты галимнәре күп күләмдә аксым куллануның йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге һәм иртә үлем хәвефен киметүен ачыклаган. Тикшеренүләрдә Европаның 11 иленнән уртача 68 яшьлек кешеләр катнашкан. Аларның аксым куллану дәрәҗәсен анализлар ярдәмендә ике елга якын тикшереп торганнар.

21 ай үткәч, аксымны көненә 40 граммнан да ким кулланучы кешеләрнең өчтән бере вафат булган (31 процент). Көн саен 70 граммнан артык аксымлы ризыклар белән тукланучы кешеләрнең үлем хәвефе 18 процентка кимегән. Өлкән яшь, бөерләр функциясе кебек факторларны исәпкә алганда, аксымны аз кулланган кешеләрнең үлем хәвефе 46 процентка арта.

Күп аксымлы ризыкларның мускул массасын арттыруы һәм йөрәкне озак сәламәт саклавы билгеле.

 

Чыганак: Кызыл Таң
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X