Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гриппка күп калмады

Җәй узып китте. Тиздән гриппка каршы прививкалар ясатыр вакыт Yитәчәк. Шуның өчен бу киңәш­ләрне белеп торсагыз, зыяны булмас.

Саклану гына, гарантиясе юк

Вакцинация кешене берничек тә йөз процентка грипптан саклый алмый. Ләкин, кызганычка каршы, бу йогышлы чирдән саклануның бердәнбер юлы. Халык арасында шулай ук вакцина үзе чирләтә, грип­пның төре үзгәреп торганга күрә аның файдасы юк, яки организмны какшата гына дигән сүзләр йөри. Беренчедән, вакцинадан чирли алмыйсың, чөнки андагы вируслар таркатылып үтерелгән була. Икенчедән, грипп һәр сезонда үзгәргәнгә күрә вакцинаны да шуңа карап яңарталар. өченчедән, вакцина киресенчә иммунитетны ныгыта гына.

Теләсә кемгә ярый

Гриппка каршы прививканы картларны да, йөкле хатыннарны да кертеп те­ләсә кемгә ясатырга мөмкин. ә йөкле хатыннарга, 5 яшькәчә балаларга, йө­рәк, үпкә хастасыннан интегүче 65 яшьтән узган олыларга бигрәк тә кирәк. Вакцинага аллергия булучыларга, узган ел ясаткач өзлегүчеләргә генә ярамый. Хәер моның турында дәвалаучы табибыгыз бе­лән киңәшегез.

Беркайчан да соң түгел

Гадәттә Русиядә грипп сезоны декабрьдән ап­рельгә кадәр сузыла. Прививканы ясатырга бервакытта да соң түгел. Декабрьдә, гыйнварда, хәтта февральдә дә алырга мөм­кин. Тик алдарак хәс­тәрен күрсәң файдасы да озаккарак сузыла. ә менә прививканы Yәй көне ясатып булмый, чөнки яңартылганы көз көне генә сатуга чыга.

Көтәргә кирәкми

Кайберәүләр чирдән савыгып өч көн узгач кына прививка ясатырга ярый дигән фикердә. Чынлыкта исә ОРВИ вакытында температура нормаль хәлгә килгәч үк вакцинаны алырга мөмкин. Гомумән, дөнья практикасында вакцинациягә әзерләнү вакыты каралмаган.

Фото: https://pixabay.com

http://tatyash.ru/index.php?issue=12359&file=151.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев