Хельба белән дәвалану
Пәйгамбәребез (сгв)«Әгәр дә минем өммәтем хельбадагы файдаларны белсә, аны алтын бәһасына сатып алыр иде». Ул шулай ук киңәш биргән: «Хельба белән дәваланыгыз!» Гарәп халкында шундый әйтем бар: «100 авыру бар. Аларның дәвасы хелба маенда». И.А. Ибраһим атлы гарәп галиме «Хельба - борынгы заман даруларының патшасы» дигән китабында: «Хельба ялкынсынуны бетерә,...
Пәйгамбәребез (сгв)«Әгәр дә минем өммәтем хельбадагы файдаларны белсә, аны алтын бәһасына сатып алыр иде». Ул шулай ук киңәш биргән: «Хельба белән дәваланыгыз!»
Гарәп халкында шундый әйтем бар: «100 авыру бар. Аларның дәвасы хелба маенда».
И.А. Ибраһим атлы гарәп галиме «Хельба - борынгы заман даруларының патшасы» дигән китабында: «Хельба ялкынсынуны бетерә, аш кайнату процессын нормальләштерә, эч авыртуны баса. Кытайда аның белән импотенцияне (җенси көчсезлек) дәвалыйлар.
Ул күрем күргәндә булган авыртуны бетерә, бала тудырганда тулгак вакытындагы авыртуларны җиңеләйтә, лактацияне (күкрәк сөтен) арттыра, күрем каны туктагач хасил булган симптомнарны (климакс) җиңеләйтә. Шулай ук, шикәр диабеты белән авыручыларга файдалы», - дип яза.
Дәвалау өчен хельбаның орлыгын һәм маен кулланалар. Аларда бик күп файдалы компонентлар бар: аксым, крахмал, шикәр, калий, кальций, магний, тимер, фосфор, натрий, цинк, витаминнар (А, С, В1? В2, Вд-фолин, РР) эфир мае, энзимнар, алыштыргысыз бик кирәкле аминокислоталар. Хельба хәлсезләнгән, авыр чирләрдән терелгән вакытта бик файдалы, ул иммунитетны куәтләндерә, анемия, неврастения, остеомиелит, туберкулез кебек авыруларны дәвалау чарасы булып тора. Шулай ук хельбаны түбәндәге авыруларга да тәкъдим итәләр:
-
авыр операцияләрдән соң, бигрәк тә ашказаны, эчәкләргә операция ясаганнан соң;
-
үпкә, тын юллары (пневмония, бронхит);
-
бавыр, үт куыгы ялкынсынуы (гепатит, холецистит);
-
юан эчәк ялкынсынуы (колит);
-
эч кибү;
-
шикәр диабеты;
-
аллергик авырулар;
-
хатын-кыз һәм ирләрнең җенси авырулары;
-
бала тудыру процессын җиңеләйтә;
-
күкрәк сөтен арттыра;
-
бөер авыруы, сидек куыгы ялкынсынуы (нефрит, пиелонефрит, цистит);
-
тире авырулары (экзема, эренле шешләр, чуаннар, целлюлит).
Куллану ысуллары
Организмны гомум ныгыту, матдәләр алмашынуын, җенси әгъзаларның, ашказаны-эчәкләрнең эшчәнлеген нормальләштерү өчен түбәндәге рецептлар тәкъдим ителә:
-
1. Кофемолкада онга әйләндерелгән яисә бик вак төелеп вак иләк аша үткәрелгән хельба орлыгын ашарга 20-30 минут кала, көненә 1 тапкыр 1 чәй калагы кабул итәргә. Соңыннан баллы су эчеп куярга. 1 аш кашыгы төелгән хельба орлыгына кайнап торган 1 стакан су салырга, 2 сәгать төнәтергә, ашар алдыннан көненә 4 тапкыр 30-50 мл (1-2 аш кашыгы) кабул итәргә.
-
1 чәй кашыгы төелгән хельба орлыгына 1 стакан кайнап торган су салырга һәм 30 минут төнәтергә. Акрынлап йотым-йотым 1 тәүлек дәвамында эчеп бетерергә. Әче тәмен бетерү өчен төнәтмәгә 1 аш кашыгы бал өстәргә була.
-
1 чәй кашыгы хельба орлыгын 7 минут 1 стакан суда пешерергә һәм җылы килеш бал өстәп суын эчәргә, орлыгын ашарга. Хельбаны сөттә дә пешерергә була. Кайнатмасына имбир дә өстәргә була.
Җылы төнәтмә күрем вакытында авыртуны баса, күкрәк сөтен арттыра.
-
Сулыш буылуны (бронхиальная астма) дәвалау өчен хельба, кара йөзем һәм ладан төнәтмәсе (1:1:1) кулланыла. Бу катнашманы көненә 3 тапкыр, 1 аш кашыгы ашаганнан соң кабул итәргә тәкъдим ителә.
-
Йөрәк-кан тамырларының кысылуы (стенокардия). 1 чәй кашыгы хельба порошогын 1,5 стакан суда кайнатып чыгарырга, соңыннан ут өстеннән алып куеп 5 минут төнәтергә һәм сөзәргә. Көненә 2 тапкыр кабул итәргә.
Хельба маен куллану ысулы
Хельба мае югарыда искә алынган авырулар вакытында нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тора. Ул бигрәк тә күрем күргәндә авыртуларны басу, бала тудыру процессын стимуллаштыру, күкрәк сөтен арттыру өчен тәкъдим ителә.
Галимнәр фикеренчә, хельба мае яман шеш авыруларын кисәтү чарасы булып тора.
Майны салкынча, караңгы урында сакларга кирәк.
1 чәй кашыгы хельба мае, ашарга 30 минут кала көненә 1-2 тапкыр кабул ителә. Соңыннан бал болгатылган (1 аш кашыгы 0,5 стакан җылы суга) су эчеп куярга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев