1. Алфавит тәртибендә һәр хәрефкә бер сүз уйлагыз.
2. 10 яисә 20хатын-кыз исемен янәшәсенә тәртип саны куеп әйтеп чыгыгыз. (Алсу -1, Бәрия - 2...) Бу күнегүне ирләр исеме белән дә башкарып була. Аннары шуларны яңадан кабатлап чыгыгыз.
3 Җиләк-җимеш, яшелчә исемнәрен алфавит тәртибендә әйтегез (алма, баклажан, виноград...) Шул ук тәртиптә азык-төлек, үсемлек, хайван исемнәрен дә санарга мөмкин.
4 Көн саен кич белән булган вакыйларны хәтердә яңартып алыгыз. "Нәрсә эшләдем, эшләмәдем? Нинди шатлыгым булды?" кебек сорауларга җавап бирегез. Шул рәвешле башка көннәрне: кичә, өченче көн булган вакыйгаларны искә төшерегез.
5. 100 дән 1гә кадәр мөмкин булганча тизрәк санап чыгыгыз.
Нет комментариев