Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ҖИЛӘК-ҖИМЕШ БӘЛЕШЕ

Кирәк: * камырга - 1 стакан, ә сөт өстенә кушу өчен 1 аш кашыгы он; * аш кашыгы шикәр комы; * 3 аш кашыгы шикәр оны; * 160 г атланмай; * камыр өчен 3 аш кашыгы салкын су; * 20 процентлы 300 г сөт өсте; * 3 йомырка сарысы; *...

Кирәк:

* камырга - 1 стакан, ә сөт өстенә кушу өчен 1 аш кашыгы он;
* аш кашыгы шикәр комы;
* 3 аш кашыгы шикәр оны;
* 160 г атланмай;
* камыр өчен 3 аш кашыгы салкын су;
* 20 процентлы 300 г сөт өсте;
* 3 йомырка сарысы;
* 1 чәй кашыгы ванильле эссенция;
* 10-15 г желатин;
* желега кушу өчен 150 мл су;
* җиләк-җимешләр

Эш барышы:

1. Иң элек онга шикәр комы белән атланмай кушып, "валчыкланганчы" болгатыгыз. Шуңа өч аш кашыгы су салып, камыр ясагыз да бер сәгать суыткычта тотыгыз.
2. Аннары кәстрүлгә сөт өсте, йомырка сарысы, шикәр оны, 1/2 өлеш он, ванильле эссенция салып, болгата-болгата, куерганчы пешерегез. Ә уттан алгач, болгаткалап суытыгыз.
3. Шуннан соң майланган табага камыр җәеп салыгыз да чәнечке белән тишкәләгез. Кабат 15 минут суыткычта тотып алып, 20-25 минут дәвамында мичтә пешерегез. Пешкән кабартманы табадан тактага алып суытыгыз.
4. Желатинны ярты стакан салкын суда үтә күренмәле булганчы бүрттерегез. Ә бүрткәч, кәстрүлгә салып, өстенә шикәр оны белән су кушыгыз да, бертөрле катнашма барлыкка килгәнче болгата-болгата, утта җылытыгыз. Тик кайнатмагыз! Суынганда желе катып китмәсен өчен күзәткәләп торыгыз.
5. Бәлеш өстенә тезергә кирәкле җиләк-җимешләрне хәзерләп куегыз.
6. Инде кабартманы тәлинкәгә куеп, өстенә крем ягыгыз, матурлап җиләк-җимеш кисәкләре тезегез. Шулар өстенә ярым каткан желе сибеп, иң кимендә ярты сәгать суыткычта тотыгыз.

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев