Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җиләк-җимешне ничек кулланырга?

Стивен Мак исемле доктор яман шеш белән авыручыларга гадәти булмаган дәвалану ысулы тәкъдим итә, шуның нигезендә аның күп кенә пациентлары әлеге авыруны җиңәләр. Радиоактив нурланыш ала башлаганчы, ул пациентларына авырудан табигый юл белән котылу мөмкинлегенә ышандыра. «Яман шеш белән авыручылар үләргә тиеш түгел. Яман шештән дару уйлап табылган: ул – безнең җиләк-җимешне ничек ашавыбызга бәйле. Соңгы вакытта минем пациентларым арасында яман шештән дәваланучылар 80 процент тәшкил итә», – ди тәҗрибәле доктор.

Туклану

  Без барыбыз да җиләк-җимешне кибеттән сатып  яисә  агачтан өзеп алуга  әрчергә һәм ашарга дип кенә уйлыйбыз. Әмма бар да без уйлаганча гади генә түгел. Шуны исегездән чыгармагыз: җиләк-җимешне бервакытта да тук карынга яисә  башка ризыклар ашаганнан соң кулланырга ярамый!  Башка ризыкларга кадәр ашалган җиләк-җимеш сезнең организмнан токсиннарны чыгаруда  өчен зур роль уйный, авырлыкны киметүдә  мөһим булган зур энергия белән тәэмин итә.  Җиләк-җимеш бары тик ач карынга гына ашалырга тиеш!

  Мәсәлән, ике телем ипидән соң бер кисәк җиләк-җимеш каптык дип уйлыйк. Ашказаныннан эчәкләргә  турыдан -туры күчәргә  әзер булган  җиләк-җимеш кисәгенә алдан ашалган ипи тоткарлык тудыра. Шул сәбәпле ашказанында тоткарланган  ипи һәм җиләк-җимеш чери, әчи,  кислотага әйләнә. Бу вакытта  җиләк-җимеш ашказанындагы ризык һәм азык эшкәртү согы  белән  бергә буталып,  бөтен азык массасы бозыла башлый. Шуңа күрә дә җиләк-җимешне ач карынга яисә тукланыр алдыннан гына ашагыз!

 

Фото: https://pixabay.com | sweetlouise

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев