Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Имбирь турында

Имбирьны көндәлек рационга кертү кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә. Аның составында гинерол бар. Ул диабеттан, артык авырлыктан, кан басымы күтәрелүеннән булыша.


Ябыгырга булыша

Имбирь ябыгырга да булыша. Шуңа күрә аны төрле салатларга, чәйгә салырга киңәш итәләр Диетологлар фикеренчә, имбирь матдәләр алмашынуын яхшырта. Ул май клеткалары таркалуына китерә, шул рәвешле гәүдәне төз һәм матур итә. Шунлыктан аны даими кулланучылар артык авырлыктан интекми.

Акыл эшчәнлеген яхшырта

Имбирь канны сыеклату үзлегенә ия. Шунлыктан ми кислород белән яхшырак тәэмин ителә. Нәтиҗәдә акыл эшчәнлеге һәм хәтер яхшыра.

Бактерияләргә каршы көрәшә

Имбирь — табигый антисептик. Ул бактерияләргә каршы көрәшә, ялкынсынуны баса. Шунлыктан күп кенә бактериаль авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

С витамины чыганагы

Имбирь С витамины чыганагы булып тора. Шунлыктан ул грипп һәм салкын тиюне башлану этабында бетерү сәләтенә ия. Имбирьны рационда булдыру авырулардан профилактика да санала.

Имбирь — энергия чыганагы

Имбирь, кофе кебек үк, көч һәм энергия бирә. Өстәвенә: анда кофеин да юк.


Имбирь, әфлисун һәм корицалы чәй:

2 бал кашыгы кара чәй,
0,5 литр су,
1 әфлисун,
0,5 бал кашыгы корица,
1 см чамасы имбирь тамыры,
2 гвоздика,
тәменчә бал.

Кара чәй төнәтәбез. Аңа әфлисун согы салабыз. Чәйгә корица, гвоздика, имбирь өстибез. Тәменчә бал салабыз.

vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев