Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Инсульт вакытында кеше елмая алмый

Табиб инсульт очрагында кешегә күрсәтелергә тиешле беренче ярдәм турында сөйләде.

Татарстанда ел саен 17 меңгә якын инсульт очрагы теркәлә. Элегрәк өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый торган авыру булып саналса, хәзер инсультны яшьләр дә кичерә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инсультны глобаль эпидемия дип атый. Ел саен Җир шарында инсульттан 6 миллионнан күбрәк кеше үлгәнен исәпкә алсаң, чынлап та борчылырлык. Төбәкара клиник диагностика үзәгенең неврология бүлеге җитәкчесе Тимур Демин инсульт очрагында кешегә күрсәтелергә тиешле беренче ярдәм турында сөйләде.

Сәбәпләре

Инсульт вакытында кан тамырлары кысылып, тыгылып йә шартлап, баш миенә зыян килә. Инсультка китергән сәбәпләрнең беренчесе – кан басымы күтәрелү. Кеше, хәтта авырмаса да, кан басымын гел нормада тотарга, үлчәп торырга тиеш. Кан басымы өлкән кешеләрдә генә түгел, яшьләрдә дә күтәрелергә мөмкин.

Төрле авырулар: йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты инсультка китерергә мөмкин.
Физик активлык белән бик сирәк шөгыльләнү, матдәләр алмашы бозылу шулай ук инсульт куркынычын арттыра.

Сәламәт тормыш алып бармау, начар гадәтләр: тәмәке тарту, чамасыннан артык спиртлы эчемлекләр куллану шулай ук организм өчен файдага түгел.
Эмоциональ кичерешләр, борчылу, депрессияләр дә инсультка сәбәпче була ала.
Инсульт нәселдән килә торган авыру булып та санала.

Билгеләре

Кешенең куллары, аяклары, тәне ойый. Ул сөйләшә алмый башлый. Кулларын күтәрә алмый. Координациясе бозыла. Башы авырта.

Нишләргә?

Инсульт билгеләрен ачыклау бик гади. Кешегә елмаерга кушыгыз. Бер кулын күтәреп карасын. Исемен әйтсен. Әгәр дә боларны эшли алмый икән, димәк, кешедә инсультның беренче билгеләре күзәтелә. Бу очракта кешене басып торса – утыртырга йә яткырырга, тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга кирәк. Тел астына дүрт-алты төймә глицин куйсаң да була.

Инсульт вакытында

Кинәт барлыкка килгән хәлсезлек, бер як ою.
Сөйләм бозылу.
Битнең бер ягы икенчесенә охшамау, авыз кыегаю.
Предметлар күзгә ике булып күренү. 

/tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев