Теләче Информ

Каен суын теләсә нинди агачтан җыярга ярамый

Каен суы тәмле генә түгел, файдалы да. Хәзер аны Европа илләрендә киң куллана башлаганнар. Моңа кадәр анда кокос суына өстенлек биргәннәр. Галимнәр сүзенә колак салсак, кешегә үзе яши торган тирәлектәге ризыклар аеруча файдалы. Тик каен суы көн дә агып тормый. - Каен суының кайчан буласын берәү дә төгәл генә әйтә...

Каен суы тәмле генә түгел, файдалы да. Хәзер аны Европа илләрендә киң куллана башлаганнар. Моңа кадәр анда кокос суына өстенлек биргәннәр. Галимнәр сүзенә колак салсак, кешегә үзе яши торган тирәлектәге ризыклар аеруча файдалы. Тик каен суы көн дә агып тормый.

- Каен суының кайчан буласын берәү дә төгәл генә әйтә алмый, - ди гомер буе урманчылыкта эш­ләгән Ирфан ага Измайлов. - Барысы да көннәрнең ничек торуына бәйле. Кайбер елларда агачларда сок бүленеше март ахырларында, апрель башларында, кайвакыт урталарында гына була. Шунысын истән чыгармыйк: быел җир туңмады. Агачлардагы сок бүленеше исә тамырдан башлана. Шуңа күрә көннәр болай торса, каен суы март ахырларында да булырга мөмкин әле. Төньяк районнарда, сүз дә юк, агачлар соңрак уяна.

Белгеч сүзенә колак салсак, каен суы кар эри, бөреләр бүртә баш­лаганда "уяна" һәм каен яфрак ярганда туктый. Сокның бармы-юкмы икәнен белү өчен, гадәттә, агачны тишеп карыйлар. Әгәр дә кәү­сә­сендә тамчылар күренә икән, ди­мәк, баллы суны җыяр вакыт җит­кән. Ачык урыннарда, авыл­ларга якынрак җирләрдә кар тизрәк эрүчән була. Мондый урында үскән каенның сок әй­ләнеше дә иртәрәк башлана. Урманнарда исә кар катламы тиз генә бетми.

Каенның "елак" вакыты 15-20 көн дәвам итәргә мөмкин икән. Тик шу­нысы бар: көннәр кисәк кенә салкынайтып җибәргәндә, агач­та да үз­гәрешләр була, сок әйләнеше туктап кала. Бары кояш елмая башлагач кына, ул тагын тәмле суы белән сыйлар­га ке­решә. Каенның суы көндез­лә­рен генә күп була, кичен исә кояш сү­релгәч кими. Тагын бер үзенчә­леге - сок бирә башлаганда аның суы үтә күренмәле була, бетү вакытында тоныклана. Бу гадәти хәл санала.

Каен суы файдалы дисәк тә, аны теләсә кайсы урыннан, теләсә нинди агачтан җыярга ярамый. Экология начар булган урыннарда үскән агачның согы организмга начар тәэ­сир итәргә мөмкин. Юл кырыйларында, җитештерү зоналарында үскән агачлардан сок җыярга ки­ңәш ителми. Иң яхшысы - урманда үскән каен, дип аңлата белгечләр.

Реклама

Ләкин урман-полосада үскән бар­лык каеннардан да су алырга ярамый. Бары тик тамыр системасы нык булган, кәүсәсенең диаметры 20-30 сантиметрдан ким булмаганыннан гына алырга киңәш ителә. Моның өчен җирдән 80-50 см биеклектә тишек тишеп, кәүсәгә улак кебек җай­лан­ма урнаштырырга кирәк. Шуннан банкага яки башка савытка согы тамып торачак. Улак кебек әйбер куймыйча, савытыгызны агач кәүсә­се­нә терәп кенә куясыз икән, сокның күпчелеге җиргә агып әрәм булачак. Тагын бер ки­ңәшне истән чыгармагыз: каен агачын тишкәндә, җирдән 1 метр биек­лектә борауламагыз, астагы яралар өстәгегә караганда тизрәк төзәлер. Тишекне агачның зурлыгына карап ясарга кирәк. Әгәр дә юанлыгы 20-25 см икән, бары тик бер генә урыннан сок алырга ярый. 25-35 см - 2, 35-40 см булганда 4 урыннан тишү рөхсәт ителә. Сок агызу тишеге 2 см калынлыкта, 3-4 см тирәнлектә булырга тиеш икән.

Артык тирән бораулар агачны хәлсезләндерүгә ки­те­рә, дип аңлата белгечләр. Каен ага­чы­ның согы килми башлый икән, аны кабат-кабат тишәргә дә ярамый. Иң яхшысы - башка агачны сай­­лап алу. Сок алганнан соң яраларын кап­ларга да онытмагыз. Тише­генә каен агачыннан ясалган чөй тыгып куегыз яки инде балчык булса да сылагыз. Согы агып беткән каен корырлык булмасын. Белгеч­ләр ачык­лык керткәнчә, карт агачтан алган сок баллырак та, тәмлерәк тә була.

Каен суын суыткычта өстен капкач белән япкан килеш ике тәү­лек­тән артык сакларга ярамый. Кайбер кешеләр аны 1 ай дәва­мында да сак­лап була, берни булмый, ди. Тик мондый сокның файдалы үзенчә­леге югала. Иң яхшысы - җыеп алганнан соң ике сәгать эчендә эчү. Әгәр дә аны озак вакыт саклыйсыгыз килә икән, туң­дыргычка куярга кирәк. Белгечләр әйтүенчә, кайнатып сак­лауга караганда, туңдырыл­га­нында витаминнары югалмый.

Баксаң, каеннан тыш башка агачлардан да сок алырга була икән. Ирфан абый әйтүенчә, без­нең якларда, гадәттә, суны каеннан гына алалар. Башка якларда аны өрәңгедән дә алучылар бар икән. Аның согы каенныкына караганда баллырак булса да, бик аз күләмдә генә була, дип аңлатты урманчы. Әлеге шифалы сокны без күрергә гадәтләнгән Америка өрәңгесен­нән түгел, урманнарда үсә торган Австралия өрәң­гесеннән алырга кирәк икән. Ә ул исә безнең урманнарда күпләп үсми. Менә шуңа күрә без бу хакта белмибездер, мөгаен.

Каен су тәмле, әмма артыгын кы­ланырга да ярамый. Татар­стан­ның Урман хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, урманда үскән агачка зыян китергән өчен 3-4 мең сумлык штраф салалар. Әле моңа өстәп, зыян күләмен дә каплыйсы була. Күпме икәнен төгәл әйтмәсә­ләр дә, каен суы яратучылар еш эләгеп тора икән.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: