КАН БАСЫМЫ ТӨШСЕН ӨЧЕН НӘРСӘ АШАРГА КИРӘК?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планетада һәр бишенче өлкән кешенең кан басымы югары. Нәкъ менә шул сәбәпле ел саен 9 миллионнан артык кеше якты дөнья белән хушлаша. Биредә туклану да җитди роль уйный.
Газлы эчемлек һәм зыянлы ризыкларны чамадан тыш куллану әлеге авыруның хәтта балалар арасында да таралуына китерде. Барыннан да элек тоз куллануны чикләргә кирәк – аның күләме көненә 5 граммнан да артмаска тиеш. Бу – бер балкашыгыннан азрак дигән сүз. Кызганыч ки, күпләр кирәксә-кирәкмәсә дә ризыкка тоз тутырырга гадәтләнеп китте. Ни өчен? Мисал өчен, шул ук иткә яшел тәмләткечләр, суган яки лимон суы ярдәмендә дә тәм кертергә мөмкин бит. Натрий организмда суны «тотып кала», шуның аркасында тамырлар буйлап әйләнеп йөри торган канның күләме арта, кан басымы күтәрелә.
Икенчесе – һәртөрле майлар. Терлек, тропик үсемлек майлары, сыйр, сөт, атланмай куллануны киметергә кирәк. Сак мөнәсәбәттә булуны таләп итә торган өченче категория - печенье, торт, кәнфит, пирог һ.б. җиңел үзләштерелә торган углеводлар. Һәм ниһаять, каһвә. Ул әле һаман да бәхәс уята торган ашамлыклардан санала. Каһвә эчкәч, кайбер кешеләрнең кыска гына вакытка кан басымы күтәрелә. Яшел чәй тирәсендә дә бәхәсләр тынып тормый. Хәтта галимнәр дә бу җәһәттән әле дә булса бәхәс куерта. Гипертония вакытында яшел чәйдән баш тартмаска, әмма аны куллануны чикләргә кирәк.
Алкогольне даими рәвештә яки чамадан тыш куллану гипертония, инсульт һ.б. авыруларның баш калкыту куркынычын арттыра. Моннан тыш, әгәр сез югары кан басымын төшерү өчен дару эчәсез икән, исерткеч эчемлекләрне авызга да алмаска кирәк. Тулаем алганда, биредә барысы да алкогольнең күләменә һәм организмның шәхси реакциясенә бәйле. Шул ук коньякны зур булмаган дозаларда бер тапкыр куллану нәтиҗәсендә кан басымының төшүенә бәйле очракларның да күзәтелгәне бар. Әмма биредә микродозалар хакында сүз бара. Кызганыч ки, күпләр моның белән генә тукталып калмый, шунлыктан исерткеч эчемлекләрдән баш тартуың яхшырак.
Кан басымын төшерүдә калийга бай ашамлыклар мөһим роль уйный. Алар — кабак, петрушка, күрәгә, караҗимеш, йөзем, бадәм, кузаклылар, фасоль, бәрәңге. Шпинат, банан, диңгез кәбестәсе, карамиләш, балан, мүк җиләге, лимон, имбир да артериаль кан басымын төшерә. Сарымсак, шулай ук магний, йод һәм кальцийга бай ашамлыклар да кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә. Яшелчәләрне мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кирәк дигән гап-гади хакыйкать күп кенә проблемалардан коткарырга, шул исәптән гипертония вакытында булышырга сәләтле. Һәм әлбәттә инде, табиб билгеләгән даруларны эчәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев