Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кан басымын ничек көйләргә?

Кан басымының югары яисә түбән булуы коточкыч хәлләргә китерергә мөм­кинлеген беләбез. Аны дәвалау буенча медицина да көннән-көн үсешә, әмма һаман да бу авырудан интегүчеләр саны бик күп. Халык медицинасының киңәшләрен истә тоту да күпләргә ярдәм итәр.

ипертониядән:а) 1 стакан суга 2 аш кашыгы алма серкәсе салып эчәргә;б) кан басымын төшерү өчен ашаган саен бал кабарга;в) тозлы ризыклар ашаудан тыелырга;г) бодай ярмасы урынына кукуруз оны кулланырга;д) терлек аксымы куллануны киметергә.Гипертония авыруын дәвалауда халык медицинасы, нигездә, җиләк-җимеш, яшелчәләр файдалануга корылган. Иске “дарулык” китапларында мүк җиләге (клюква) һәм шикәрне бермә-бер кушуның файдалы булуы язылган. Аны көн саен 3 тапкыр берәр аш кашыгы ашау әйбәт.20 грамм фасоль орлыгы кузагын 1 литр суда 3 сәгать кайнатып, ашар алдыннан ярты сәгать алдарак чирек стакан эчәргә кирәк. Шулай ук кызыл чөгендер белән бал (1:2 исәбеннән) кушып (моңа лимон сутын да кушалар) эчәргә мөмкин.Мичтә кабыгы белән пешерелгән бәрәңге дә гипертониядән яхшы дәва.Башлы яшь суган, кара карлыган да бик файдалы. Карлыганның кайнатмасы да, киптерелгән җимешләре дә сәламәтлек өчен яхшы.Сарымсак та шул ук авырулардан дәваланганда кулланыла. Аны көн саен 2-3 тырнак кулланырга кирәк.Гипотонияне дәвалаганда:а) шайтан таягы (татарник) яхшы. 20 грамм киптерелгән чәчәкләрен һәм яфракларын 1 стакан суга ваклап салырга да, уртача утта ярты сәгать тотып, 30 минут төреп торганнан соң, сөзеп, берәр аш кашыгы төнәтмәне көнгә 3-4 мәртәбә эчәргә. Ул кан басымын күтәрә һәм хәл кертә.б) шиңмәс чәчәкне (бессмертник) 1 стакан кайнар суга 10 грамм салып, төреп, 30-40 минут төнәтергә. Суытып, ашар алдыннан 30 минут элегрәк чирегәр стакан итеп көнгә 3 мәртәбә эчәргә.

https://kiziltan.ru/zdorovie/13060-kan-basymyn-nichek-kylrg.html

http://arskmedia.ru/2018/08/25/kan-basyimyin-nichek-k-ylarga/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X