Кан тамырлары киңәйгәндә үз-үзеңә ярдәм күрсәтү
Аяктагы веналар (кара кан тамырлары) мускул тукымалары үтә. Мускуллар кыскарганда тамырлардагы кан кысып чыгарыла. Димәк, мускуллар насос ролен үтәп, кан әйләнешенә ярдәм итә, канның тоткарлануын булдырмый, тамыр стеналарын массажлый, чыныктыра. Шуңа күрә кан тамырлары киңәйгәндә мускулларны бер кыскарту, бер йомшартуга юнәлдерелгән физик күнегүләр ясарга кирәк. Бу - йөгерү, җәяү йөрү,...
Аяктагы веналар (кара кан тамырлары) мускул тукымалары үтә. Мускуллар кыскарганда тамырлардагы кан кысып чыгарыла.
Димәк, мускуллар насос ролен үтәп, кан әйләнешенә ярдәм итә, канның тоткарлануын булдырмый, тамыр стеналарын массажлый, чыныктыра. Шуңа күрә кан тамырлары киңәйгәндә мускулларны бер кыскарту, бер йомшартуга юнәлдерелгән физик күнегүләр ясарга кирәк. Бу - йөгерү, җәяү йөрү, чаңгыда, тимераякта шуу, велосипедта йөрү, йөзү дигән сүз. Ә менә бер урында озак басып торганда мускуллар киеренкеләнә, тамырларның кайбер өлеше артык кысыла һәм шул урыннан түбәндәрәк кан җыела. Нәтиҗәдә, тамырларның аерым өлешләре киңәя, сыгылмалылыгын җуя, анда төеннәр барлыкка килә һәм бу кан әйләнешенең начарлануына китерә. Йөрү, йөгерүдән соң озакка тукталып калу аеруча зарарлы. Чөнки кан йөреше ешайган, тамырлар исә мускуллар тарафыннан кысылган хәлдә була. Тиз йөргәннән соң кинәт туктап калырга ярамый. Йөгереп килеп автобуска кергән очракта да, утырыр урын булмаса (утырган буыннар йомшара), 5-10 минут буена алмаш- тилмәш таптаныбрак басып торыгыз.
Эштән кайткач аякларыгызны югарырак күтәреп, ял иттерергә кирәк.
Ә кан йөреше тоткарланган очракта үз-үзеңә ничек ярдәм итәргә соң? Түбәндә берничә күнегү төре тәкъдим итәбез. Алар һәммәсе чалкан яткан килеш, аякларны өскә күтәргән хәлдә ясала:
1. Аяк табаннарын сәгать теле уңаена һәм сәгать теленә каршы юнәлештә әйләндерергә.
2. Аякларны тубыктан бөгәргә һәм турайтырга.
3. Тез буыннарын бөгеп, аякларны сәгать теле уңаена һәм сәгать теленә каршы юнәлештә әйләндергәләргә.
4. Тез һәм оча-бот буыннарын бөгәргә һәм турайтырга.
5. Аякларны туры тотып күтәрергә һәм төшерергә.
6. Велосипедта йөрү хәрәкәтләре ясарга.
һәр күнегүдән соң, аякларыгызны төшереп, ял итеп алыгыз. Күнегүне ничә тапкыр кабатлау үзегездән тора. Кыенлык сизгәндә күнегүләр ясауны туктатырга кирәк.
Академик А. Микулин үзенең «Активное долголетие» дигән китабында үзенчәлекле виброгимнастика күнегүе тәкъдим итә. Идәннән 1 см чамасы биеклектә аяк очларына күтәрелеп мускулларны кинәт йомшартыгыз да, бөтен тән авырлыгы белән үкчәләрне идәнгә бәрегез. Бу бәрелештән тамырлардагы кан гидродинамик импульс алачак һәм югарыга таба үрләячәк. Күнегүне, 30 күтәрелештән соң 5-10 секундлык тәнәфес ясап, ике тапкыр үткәрергә киңәш ителә. Күнегүне ашыкмыйча ясагыз, секундына бер тапкырдан да арттырмагыз.
Кайбер очракларда әлеге күнегүләрнең зыян китерүе дә ихтимал. Әгәр кан тамырларыгыз ялкынсынса, яисә кызару, кайбер урыннарда тыгызлану, авырту барлыкка килсә, ягъни тромбофлебит башланса - теләсә нинди күнегүләрне дә туктатыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез. Тромбофлебит башланган очракта күп йөрү, йөгерү, физик күнегүләр һәм аеруча виброгимнастика белән шөгыльләнүнең файдадан битәр зыянга китерүе мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев