Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Канлы үлән үлемнән алып калды

Май башында дачага йөртүче рейс автобусын көтеп торганда, яныбызга кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле, елтыр кара күзле, карап торышка 70 яшләр тирәсендәге бер карчык килеп туктады.

Кул арбасы тартып җил-җил атлап килгәнгә, бит очлары яш кызларныкыдай алсуланып чыккан, көләч йөзеннән нур балкыган әбекәй Бриллиант исемле икән. Автобусны бик озак көттек, ул арада сүзчән әбекәй, үз башыннан үткән гыйбрәтле хәлне сөйләп, шаккатырды.

Сиксән яшем туларга өч кенә көн калды инде, — дип башлады ул сүзен. — Япа-ялгыз карчык мин. Картым мәрхүм. Ире ташлап чыгып киткәч, бердәнбер кызым эчеп әрәм булды. Оныгым Мәскәүдә университетта юристлыкка укый. Шул өмет йолдызыма аз булса да булышыйм дип, бакчамны һич кенә дә ташлыйсым килми әле. Хәрәкәттә — бәрәкәт бит. Бакчам гомеремне озайта, чирләргә ирек бирми.

Сиңа сер итеп кенә сөйлим, моннан егерме ел элек үлә яздым, бик нык шешендем. Бавырым эштән чыгып, бөтен җиремә сары су тулган иде, врачлар яман чир таптылар. Операция ясарга соң инде, чирең азган, дүртенче стадиядә дип Кремль астындагы больницадан кире бордылар. Кызыма: "Әниеңнең күп булса бер айлык гомере калган, көчле дарулардан өзмәгез, хәле начарайса, "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз, сызлануын баса торган наркотиклы укол салып китәрләр", — дип әйткәннәр.

Һай, ул көннәр… Аягыма басарга хәлем юк, ни ашасам да косам, су эчәм дә, су эчәм, чөнки бөтен эчем яна, гөберле бака кебек күбендем. Якыннарым кайгыра, тик булыша гына алмыйлар. Гомерем бетмәгәнгәдер инде, шул язда киявебез Дмитрий "Дальние сады"дан дача сатып алды. Ялга каршы өйдә үземне генә калдыра алмаганга күрә, мине дә үзләре белән бакчага алып барырга мәҗбүр булдылар. Кызым: "Әни, саф һава сулап, чәчәкләр иснәп кайтырсың, күңелең күтәрелер", — диде.

Килеп җиттек бакчага. Кияү, алмагач күләгәсенә палас җәеп, мине шунда күтәреп чыгарып утыртты. Бакча шау чәчәктә, көн аяз, дөнья ямьле, ә үзем кара кайгыда: соңгы сулышым киселергә күп калмаганлыгын чамалыйм… Чарасызлыктан күз яшьләрем акты. Нихәл итим, торып йөрергә хәлем булмагач, күзле бүкән кебек утырам шулай. Әйләнә-тирәмне каплап алган сап-сары чәчәкле биек үләндә бал кортлары безелдәшкәнне күзәтәм. Шул вакыт капкабыздан ак яулыклы, илле-илле биш яшьләр чамасындагы сөйкемле генә бер хатын керде. Балаларыма бакчасын саткан элеккеге хуҗабикә Сәгъдәнә булып чыкты ул. Кызымнан рөхсәт сорап, әлеге сары чәчәкләрне кайчы белән кисеп, нәни кәрзиненә тутыра башлады.

— Гаеп итмәгез инде яме, бераз гына җыям, сезгә дә калдырам, — диде ул. — Мең төрле чирдән коткаручы хикмәтле канлы үлән бит бу. Чәчәк-сабакларын май аенда җыйсаң, аеруча файдалы. Аракыга салып төнәтеп, бик шифалы дару ясап куям мин аннан. Күптәннән ансыз тора алмыйм. Тешем сызлый башласа, уртым шешеп чыкса, шуның белән авыз чайкыйм. Берәр җиремә чуан чыкса, шуның төнәтмәсен ябам. Шешләрне бик әйбәт суыра ул. Бакчада эшләгәндә, кулым җәрәхәтләнсә, чи үләнне сыгып, суын ярага тамызам. Йод сыман яндырып ала да, киселгән җиреңнең төзәлгәнен сизми дә каласың. Аяк- куллардагы сөялләрне, тире астындагы зур төерләрне, тәннән кабарып торган миңнәрне дә бетерә ул. Моннан өч ел элек ирем Хәйретдиндә яман шеш тапканнар иде. Шушы даруны тамчылап эчертеп, аны ашказаны белән үңәчендәге шешеннән коткардым. Табибларга барып күренгәч, исләре китте. Чирнең эзе дә калмаган! Аллага шөкер, ирем хәзер исән-сау. Терелгәч, йөгереп кенә йөри. Балалар да, үзем дә сөенеп бетә алмыйбыз.

Бу хатынны шаккатып тыңладым. Аннан кызымнан шул дару үләнен җыеп, төнәтмә ясавын үтендем. Ничек эчәргә кирәклеген теге хатын өйрәтеп калдырды. Кырык көн эчкәч, тәнәфес ясап алдым. Агулы үлән башта костырды. Тик мин дәваланудан туктамадым. Аннан акрынлап аяк-кулларымдагы, корсагымдагы, битемдәге шешләрем кайта башлады. Эчемнең авыртуы басыла төште. Шешенгәч, әйтсәң, кеше ышанмас, гәүдәм 96 килога җиткән иде, ә сау чактагы авырлыгым симез сарык түшкәсеннән артык түгелдер, билләһи. Шешләрем беткәч, шыр сөяккә калдым, тирем буш капчык кебек салынып төште. Карачкыга әйләндем, почык борыным гына утырып калды, күзләр эчкә батты.

Анысы шул кадәр генә, иң мөһиме — тоташ сызланудан туктадым. Акрынлап тамактан ризык үтә башлады. Эчкә бераз җылы керде, тырнак очы кадәр генә булса да, яшәүгә өмет уянды. "Әллә коточкыч яман чирне җиңеп чыгып киләм микән?" — дим. Бакчамдагы хикмәтле үлән вакытсыз үлемнән тәки алып калды бит мине! Янәдән аякка басармын, сиксәнгә җитәрмен дип кем уйлаган!

Журналист икәнлегемне белгәч, әбекәй гыйбрәт өчен бу хакта язып чыгуымны үтенде. Дөнья куып, эш майтарып, эт урынына чаба торгач, очраклы юлдашымның гозерен онытып җибәргәнмен. Берүк гафу итә күр инде, Бриллиант әбекәй! Соң булса да уң булсын дип, бүген кулыма каләм алдым. Язарга керешкәнче медицина белешмәлекләрен, халык дәвачылары турындагы язмаларны, медицина энциклопедиясен актардым, Интернеттан кызыклы мәгълүматлар тупладым.

Канлы үләннән ясалган даруларның шифасы турында борынгы әби-бабалары- быз да белгән, им-томчылар, халык дәвачылары аның судагы төнәтмәләре белән күптөрле чирләрне, аерып әйткәндә, тире авыруларын дәвалаган икән. Бүгенге көндә дә аны кулланучылар байтак. Чирләрне алдан кисәтү йөзеннән, шау чәчәкле сабакларын миллек пешекли торган ләгәндә төнәтеп, шуны мунча кергәндә аз-азлап кына юына торган суыңа катнаштырсаң яхшы. Шәхсән үзем, май кычытканы белән канлы үләнне урып, мунча чоланына көлтәләп асып киптерәм. Мунча себеркесе бәйләгәндә, 1-2 сабагын миллеккә кыстырып калдырам. Бакчада эшләгәндә, кулым киселсә, корт чакса, черки тешләсә, шушы үлән сабагын сындырып, кызгылтсу сыекчасын ярага сөртәм. Оныгым Фәнил шуны сөртеп, кулындагы сөялен бетерде.

Белгечләр фикеренчә, канлы үлән составында кеше организмында чирләр китереп чыгаручы микроорганизмнарны, зарарлы бактерияләрне юк итәргә сәләтле егермедән артык агулы матдә бар. Фармацевтлар аның төнәтмәсен папилломаларны, миңнәрне сөялләрне юк итә торган "Папиллайт" даруын ясаганда куллана икән. Канлы үлән сыгынтысы бактерицид мазҗларга кушыла, лейкопластырларга сеңдерелә. Бу составны ялкынсынуга көзән җыеруга каршы торучы, төрле шешләрне дәвалауда кулланылучы, кычынуны авыртуны басучы, нервларны тынычландыручы, үт суын һәм сидек кудыртучы, җәрәхәтләрне төзәтүче дарулар ясаганда катнаштыралар. Русларның канлы үләнне "чистотел" дип атавы очраклы хәл түгел. Ул зарарлы гөмбәчекләр китереп чыгарган тире авыруларын дәвалауда дерматологлар тарафыннан күптәннән киң кулланыла. Галимнәр аның яман шеш күзәнәкләре үсешен туктату, метастазлар таралуын йөгәнли алу үзлеген ачкан, шунлыктан онкология өлкәсендә куллана башлаганнар.
Нур сайты

/vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев