Реклама
Кара чәчле баштан ак кар ява. Шундый күренешне күргәнегез бармы? Күргәнегез генә түгел, үзегез дә интегәсезме? Бүген җирдәге һәр бишенче кешенең берсе аннан интегә. Кавык - бүгенге яшәешебезнең аерылгысыз юлдашы. Аңа инде күнектек, Вакытында дәваланмасаң, чәчсез калуың бар. Моңа өстәп, көндәлек мәшәкатьләрне, кара кием кия алмау бәлаләрен, баш кычытуын һәм...
Кара чәчле баштан ак кар ява. Шундый күренешне күргәнегез бармы? Күргәнегез генә түгел, үзегез дә интегәсезме? Бүген җирдәге һәр бишенче кешенең берсе аннан интегә. Кавык - бүгенге яшәешебезнең аерылгысыз юлдашы. Аңа инде күнектек, Вакытында дәваланмасаң, чәчсез калуың бар. Моңа өстәп, көндәлек мәшәкатьләрне, кара кием кия алмау бәлаләрен, баш кычытуын һәм башка проблемалар турында сөйләп тормыйбыз.
КАВЫК НИДӘН ЧЫГА? УЛ ЧЫНЛАП ТА АВЫРУМЫ?
Кавык бик вак (микроскоп аша гына күреп була). Malassezia Furtur (Pityrosporum Ovale, дип тә атыйлар) исемләнгән гөмбә аркасында килеп чыга. Бу микроорганизм кешенең тәне һәм башы тиресендә даими яши һәм кешегә бернинди зыян салмаска мөмкин. Ләкин май бизләре функциясе бозылу аркасында, паразит гөмбәләргә уңайлы шартлар туа, алар тире мае белән тукланып үрчи башлый һәм вак кабырчыклар хасил итә. Бу инде шул безне интектергән кавык була. Медицинада бу авыруны себорея дерматиты, дип атыйлар. Себорея барлыкка килүгә әйләнә-тирә мохитның пычрануы, чәчләрне тиешенчә тәрбияләмәү, лак, гель, чәч буяулары белән артык мавыгу кебек тышкы факторлар да сәбәп булырга мөмкин. Хәтта артык салкын кыш та, баш тиресен тиешенчә сакламаганда, кавык килеп чыгуга китерә.
Шулай ук, бу зәхмәт эчке факторларга да бәйле. Әйтик, организмдагы гормональ үзгәрешләр, нерв иммун системасының какшавы, йогышлы авырулар кичерү, нәселдәнлек, нинди дә булса азык-төлеккә аллергия, дөрес тукланмау нәтиҗәсендә витаминнар җитешмәү, стресс һәм артык талчыгу да аңа сәбәпче була ала.
Кавык төрле була. Баш тиресе коры булганда, коры кавык барлыкка килә. Аның билгеләре: коелган кавык бик вак, аксыл соры төстә һәм бик җиңел куба. Баш тиресе майлы булганда, кавык та майлы - сары төсмердә һәм баш тиресеннән купмый диярлек. Мондый кавыкны стеаринлы диләр.
КАВЫКТАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?
Кавык үзе авыру саналмый, шуңа күрә аның белән көрәшү өчен көчле дарулар кулланырга киңәш ителми. Кавыкка каршы махсус шампуньнарның һәм бальзамнарның үзегезгә килешкәнен сайлап алыгыз. Кавыкны алар да бетерә ала. Әмма аларны сайлаганда бик сак булыгыз. Сыйфатлы юу, чайкау материаллары өстә әйтелгән гөмбәнең артыгын бетерә, баш тиресе күзәнәкләренең яңаруын акрынайта, тире өстендәге үле күзәнәкләрне юып төшерә, баш тиресендәге һәм чәч тамырларындагы кан әйләнешен яхшырта. Онытмагыз, Pityrosporum ovale гөмбәсе бары тик майлы мохитта гына нык үрчи. Бәлкем, башыгызны еш юу да ярдәм итәр. Шулай ук әбиләр тәкъдим иткән рецептлардан да баш тартырга ярамый. аларны хәтта табиблар да киңәш итә. Баш тиресе өчен массаж, хуш исле терапия (арома терапия) да ярдәм итә.
АРОМА ТЕРАПИЯ
Күп кенә эфир майлары гөмбәгә каршы һәм антисептик үзлеккә ия. Ул күп үсемлекләрдә бар. Составында эфир майлары булган әзер косметик препаратларны да кулланырга мөмкин. Ләкин иң яхшысы - катнашманы үзеңә ясау. Ике тамчы теләсә нинди майны 30 мл нигезгә, әйтик, миндаль маена яки теләсә нинди үсемлек маена тамызырга һәм 5 минут дәвамында баш тиресенә сөртергә. Башыгызны юганда кавыкка каршы бишәр тамчы тамызырга мөмкин.
МАССАЖ
Башның тиресенә массаж ясау да кавыкка каршы нәтиҗәле ысул санала. Эфир майлары белән ясау тагын да отышлырак, анысы өстә күрсәтелде. Ләкин могҗиза тудырырга сәләтле тагын бер ысул бар. Гадәти аш тозы алына. Аны баш юар алдыннан баш тиресенә яхшылап уарга кирәк. Баш тиресендәге кытыршыланган катламны ала торган һәм артык майны бетерә торган, шулай ук, чәчләрнең үсешен яхшырта торган чистарткыч тузан барлыкка килә. 5-15 минут дәвамында бармак битләре белән коры башны яки юган вакытта массажлау да файда бирер.
КАВЫКТАН КОТЫЛУ ЧАРАЛАРЫ
10. Бер аш кашыгы вакланган әрекмән (лопух) тамырын бер стакан теләсә нинди үсемлек маенда (рафинадланган булса яхшырак) болгатырга. Ике атна караңгы урында бүлмә температурасында төнәтеп, сөзәргә. Атнага 2-3 тапкырдан да ешайтмый, юарга бер сәгать кала сөртергә. Бу ысулга иренмәсәгез, кавык юып алгандай булыр.
Чәчне чайкый торган төнәтмәләр дә булыша.
100 граммвак итеп туралган кычыткан яфракларын ярты литр 6 процентлы аш серкәсендә һәм ярты литр аракыга салып, ярты сәгать пешерергә. 10 көн дәвамында чәчне шуның белән чайкарга.
Бер стакан колмак (хмель) күркәләрен1 литрсуга салып, кайнатып чыгарырга, шуннан, капкачын ябып, 1 сәгать төнәтергә. Чәчне юганда файдаланырга.
Ике аш кашыгы ромашка чәчәген1 литрсуга салып, 5 минут кайнатып сөзәргә. Башны ике атна шуның белән юарга. Ләкин, ачык төстәге чәчләргә бу процедура алтынсу төс кертәчәк.
Исегездә тотыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз