Барбарис, мәтрүшкә, кара андыз (девясил высокий), петрушка - йөкле ханымнарга.
Каен бөресе, кара андыз, кыр наратбашы (хвощ полевой) - бөерләре авыртканнарга.
Кузгалак - бөер авыртканда һәм тоз утыру авыруы булганда куллану тыела.
Кытай лимоннигы - йокы бозылганда.
Песи тәпичәсе (бессмертник песчаный), алтын тамыр (золотой корень), сары мәтрүшкә, Кытай лимоннигы, шайтан таягы (татарник колючий) - гипертония вакытында.
Гәрчич - бөер авырулары вакытында һәм туберкулез булганда.
Сары мәтрүшкә - температура югары булганда, ирләргә.
Буяу үләне (марена красильная), рәваҗ (ревень), буынлы үлән (цикорий) - ашказаны авыртканнарга.
Гади турак уты (толокнянка обыкновенная) - ашказаны-эчәклек тракты авырулары булганда.
Кукурузның җимешлек авызчыгы, көтүче сумкасы - тромбозы булганнарга.
Нет комментариев