Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кем донор була алмый.

Донор сау-сәламәт булырга тиеш.

Бөтенләй яки вакытлыча кан тапшыру тыелган авырулар бар.
Вакытлы тыю:
*Операция кичергәннән яки үзенә донор каны салынганнан соң — ярты ел.
*Бала тапканнан соң, татуировка ясатканнан, пирсинг куйдырганнан соң, В яки С гепатитлы кеше белән контактта булган очракта яисә бу чирләргә каршы прививка ясатканнан соң — 1 ел.
*Малярия таралган субтропик илләрдә булганнан соң — 3 ел.
*Грипп, ОРВИ, төрле ялкынсыну процесслары яки тере вакциналар белән прививка ясатканнан соң — 1 ай.
*Теш алдырганнан соң — 10, күрем көннәреннән соң 5 көн кан бирергә ярамый.
 
Катгый тыела:
*Инфекцияле авырулар ( ВИЧ, сифилис, гепатитның барлык төрләре), туберкулез кичергән кешеләр.
*Яман шеш, кан, тире авырулары, гастрит, ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте, нерв яки йөрәк-кан тамырлары, бавыр чирләре булган кешеләр. Авыруларның тулы исемлеге кан алу станцияләрендә була.
* Алкогольле эчемлекләр, башка психоактив препаратлар белән мавыгучылар да донор була алмый.
*Организмында эхинококк, токсоплазма, башка паразитлар булган кешеләр.Чыганак:Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев