Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кер юганда истә тот

Кер юганда истә тотылырга тиешле киңәшләр Киемнәрне дөрес итеп сортларга аеру. Төсенә карап кына түгел, тукыманың төренә дә карарга кирәк. Флис кием аерым юыла, сөлгеләрне дә синтетик киемнәр белән юмагыз. Кер порошогын һәм агарта торган чараларны артык күп салмагыз. Юар алдыннан киемдәге молнияне каптырыгыз, ә менә күлмәкләрне төймәләргә кирәкми -...

Кер юганда истә тотылырга тиешле киңәшләр

  • Киемнәрне дөрес итеп сортларга аеру. Төсенә карап кына түгел, тукыманың төренә дә карарга кирәк. Флис кием аерым юыла, сөлгеләрне дә синтетик киемнәр белән юмагыз.
  • Кер порошогын һәм агарта торган чараларны артык күп салмагыз.
  • Юар алдыннан киемдәге молнияне каптырыгыз, ә менә күлмәкләрне төймәләргә кирәкми - алар ертылып чыгарга мөмкин.
  • Су коену костюмын, эластан һәм спандекс тукымаларны фәкать җылымса суда кул белән генә юарга кирәк.
  • Керләр күп булып, ике тапкыр юасы булса, кайберәүләр кер юу машинасын ял иттереп ала. Рәттән юарга кирәкми дигән фикердә тора. Чынлыкта рәттән юу дөресрәк. Ул электр энергиясен куллануны киметә.
  • Кер юу машинасына киемне күп тутырмагыз.
  • Пуховик юганда, машинага өч теннис шары тыгыгыз.
  • Керне юып бетергәч, машинаны ишеген ачып киптерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев