Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кичкә аяк зурайган...(киңәш)

Кайчак җәй көне кичкә таба аяклар аяк киеменә сыймый башлый. Бераз шешенү аркасында бер размерга зурайган аякта туфли бавы, оек эзләрен дә күрергә мөмкин. Теге яки бу чирдән интегүчеләрдә генә түгел, сау-сәламәт кешеләр арасында да очрый бу хәл. Күпләр моны җәйге эсселек галәмәте ди дә бетерә. Табиб­лар исә җәй көне...

Кайчак җәй көне кичкә таба аяклар аяк киеменә сыймый башлый. Бераз шешенү аркасында бер размерга зурайган аякта туфли бавы, оек эзләрен дә күрергә мөмкин. Теге яки бу чирдән интегүчеләрдә генә түгел, сау-сәламәт кешеләр арасында да очрый бу хәл. Күпләр моны җәйге эсселек галәмәте ди дә бетерә. Табиб­лар исә җәй көне аяк шешүгә игътибарлы булырга чакыра.

"Җәйге эсседә бик күп су эчәргә туры килә. Нәтиҗәдә йө­рәк белән бөерләргә көч килә. Организмдагы артык су тәннең аскы өлешенә җыела. Бу исә табан, балтырларның шешүенә китерә. Бу күренеш хатын-кызлар арасында гына түгел, ирләр арасында да очрый", - ди тәҗрибәле терапевт Резеда Касыймова. Артык авырлыктан интегүче, йөрәк-кан тамыры, калкансыман биз авырулары булган, яссы табанлы кешеләр җәй көне аяк шешүдән ныграк тил­мерә. Йөкле ханымнар, аз хә­рәкәтләнүче, алкогольле эчем­лекләр, шул исәптән сыра, газлы су яратучы кешеләргә дә яный бу куркыныч.

Җәй көне артык күп тозлы ризык ашау да аяк шешүгә китерә, ди белгечләр. Кысып торган аяк киеме, биек үкчә­ле туфли киеп йөрү дә юньлегә илтми. Ник дигәндә, мондый аяк киеме организмдагы кан әйлә­нешен боза. Бу исә һаман да шул аяк шешүгә китерә. Авыр әйбер күтәргән, кү­чергән вакытта да кан әйләнеше бозыла. "Җәй көне бакчада эш­ләгәндә, әйтик, шул ук чүп утаганда, бер халәттә озак кына басып торырга туры килә. Нәти­җәдә, аякларда кан әйләнешенә тагын зыян килә. Кичкә таба инде күпләр шешеп чыккан аягын күреп аптырый", - ди Резеда ханым.

Шештән ничек котылырга? Җәй көне моның өчен карбыздан да яхшырак чара юк, ди бел­гечләр. Аны күпме ашасаң да зыяны юк. Ә менә файдасы санап бетергесез. Карбыз организмда җы­елган артык суны гына түгел, зарарлы матдәләрне дә чыгара. Петрушка, алма, кавын, сельдерей да шундый ук үзлеккә ия. Җи­ңел­чә массаж да файдалы. Мо­ның өчен аяктагы суны астан өскә куган кебек сак кына хәрәкәтләр ясагыз. Бер­ничә минуттан аяктагы шеш­нең кими башлавын си­зәр­сез. Җәй көне аяк шешүдән тил­ме­рү­челәргә контраст душ та ярдәм итәчәк. "Душ керергә мөм­кинлеге булмаган кешегә аякларын табакка тыгып, чиратлаштырып җылы һәм салкын су салып торуның да файдасы булачак. Җылы суга диңгез тозы салып җи­бәрсәң, аякларның арганлыгы да бетәчәк", - ди Резеда Госмановна. Табиб, аяк астына ике кат мен­дәр куеп йоклау да файдалы, ди. Иң мөһиме, аяклар баш биек­ле­геннән югарырак булырга тиеш. Җәй көне киеп йөри торган аяк киеме үкчә биеклеге 4 сантиметрдан да артмаган, кысып тормый торган иркен баулы булырга тиеш. Кысып торган аяк киемен­нән чыгып китәргә туры килсә, юлда берничә тапкыр туктап, аякларны ял иттерү киңәш ителә.

"Даруха­нәләрдә аяк ше­шүдән кулланылучы махсус мазьлар да сатыла. Тик аларны ая­гыңның фә­кать җәй кө­не эссе булганга күрә генә шеш­кәнлегенә тулысынча инанган оч­ракта гына сөртергә ярый. Шик-шөбһәләр булса, бе­лер-белмәс дару кулланганчы, иң элек табибка күренергә кирәк", - ди белгеч. Җәй көне аягы шешкән ке­ше­ләргә алдан ук чарасын күрергә ки­рәк. Табиблар бу төркемгә ке­рү­челәргә җәй көне составында йөрәк өчен файдалы калий булган күрәгә, кара җимеш, хөрмә ашарга куша. Кишер, сырганак, болгар борычында җәй көне бөерләрнең дөрес эшләвенә ярдәм итүче А витамины күп. Карбыз, кавын, кыяр, кабак, слива, бакча җиләге организмдагы артык суны "куа". "Үлән чәйләренең дә файдасы зур", - ди Резеда Касыймова.

Аяктагы шешне бетерүче күнегүләр:

Урындыкта утырган килеш аяк бармаклары белән идәндәге вак әйберләрне күтәрергә тырышыгыз. Шул ук халәттә аяк бармакларын арганчы кысып һәм җибәреп утырыгыз.

Гәүдә авырлыгы табанның алгы өлешенә төшәрлек, үкчә җиргә тимәслек итеп баскычка басыгыз. Аркагыз туры булсын. Шушы халәттә үкчәгезне җиргә төшереп, кабат күтәрегез. Бу күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга кирәк.

Берничә минут бүлмә буйлап аяк очларында йөрүнең дә файдасы булачак.

Үзем сынадым

Соңгы ун елда җәй көне аяк шешүдән тилмерәм. Башта әллә ни борчымый иде. Быел менә аксата ук башлады. Күршем әйткәннәрне истә тотып, компресс ясаган идем - әйтмәгәнем булсын, файдасы тиде. Моның өчен башта әрекмән яфрагы белән бака яфрагын тигез күләмдә алып ваклап турадым. Аңа кара ипи уып салдым, чеметеп кенә тоз һәм "Вишневский" мазе өстәдем. Аларны бергә укмашып беткәнче болгаттым да аякның авырткан урынына куеп, 3-4 сәгать тоттым. Шеш тә бетте, аксамый да башладым.

Әлфия апагыз. Әгерҗе

("Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев