Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Киңәш! Сирень чәчәге чәе нәрсәне яхшырта?

Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.

Мәсәлән, буыннарыгыз сызлый икән, сирень чәчәген банкага салалар, өстенә аракы коялар һәм яхшылап капкач каплап куялар. 3-4 атна караңгы урында тоткач, төнәтмәне компресс ясау, авырткан урынны уу өчен кулланалар.

Ларингит борчыганда, тамак төбен чайкату өчен мондый төнәтмә ясыйлар. 3 аш кашыгы сирень чәчәген 100 мл аракыга салып 7 көн төнәтәләр. Файдаланыр алдыннан төнәтмәгә 1:10 нисбәтендә су кушалар. 

Күзнең күрү сәләтен яхшырту өчен сирень чәчәген чәй кебек пешерәләр. Шунда мамык салфетканы чылатып, 3-5 минутка күзгә куеп торалар.

Циститтан. 1 аш кашыгы сирень чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә 1әр аш кашыгы кабул итәләр. 

https://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X