Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Киңәш-табыш

Фара пычранса Карлы-яңгырлы көннәрдә машина фарасы тиз пычрана. Дөрес, хәзер кайбер автомо­бильләргә махсус чистарткычлар урнаштырылган, бу очракта бернинди кыенлык та юк. Ә мондый мөмкинлеге булмаучыларга нишләргә? Аяк киеме чистарта торган губкадан файдалана аласыз. Юлга чыгар алдыннан фараларны силикон губка белән сөртергә кирәк. Әлеге губка фара өслегендә су сеңдерми торган пленка...

Фара пычранса


Карлы-яңгырлы көннәрдә машина фарасы тиз пычрана. Дөрес, хәзер кайбер автомо­бильләргә махсус чистарткычлар урнаштырылган, бу очракта бернинди кыенлык та юк. Ә мондый мөмкинлеге булмаучыларга нишләргә? Аяк киеме чистарта торган губкадан файдалана аласыз. Юлга чыгар алдыннан фараларны силикон губка белән сөртергә кирәк. Әлеге губка фара өслегендә су сеңдерми торган пленка барлыкка китерә, нәтиҗәдә пычрак тиз генә ябышмый. Һава температурасы уйнаганда аның файдасы бар: фарага боз азрак ябышачак.


Күзлек парланса


Көннәр салкынайту белән күзлек киючеләр аның парлануыннан интегә. Көн саен әлеге проблема белән очрашасыгыз килмәсә, урамга чыгар алдыннан пыяласын коры сабын бе­лән ышкып, киҗе-мамык тукыма белән сөртергә кирәк.


Сагыз ябышса


Киемгә сагыз ябышса, аны тырнак лагын бетерә торган сыекча белән алып була. Моның өчен мамыкка әлеге сыеклыкны тамызып, сагыз ябышкан урынны ышкырга кирәк. 3-4 минут эчендә сагызның эзе дә калмый. Шул ук вакытта тукымага да зыян килми.


Ташларга ашыкмагыз


Кайбер аяк киемендә шыгырдау тавышы барлыкка килә. Аны чыгарып ташлап та булмый, ремонтка биреп тә, файда юк кебек. Баксаң, мондый аяк киеменең табанын эчке ягыннан да, тыштан да фен белән өрдертергә һәм тапаларга ки­рәк икән. Шул рәвешле 2-3 тапкыр эшләсәң, аяк киеме шыгырдамый башлый.


Сөтне тикшереп була


Сатып алган сөтнең сыйфаты сезне шикләндерсә, тикшереп карый аласыз. Моны бәйләү инәсе яки ыргагы ярдәмендә белеп була. Сөткә бернәрсә дә кушылмаган булса, ыргакта сөт тамчысы калырга тиеш, ә инде кушылган булса, ул чиста булачак.

("Ватаным Татарстан", /№ 202, 29.11.2013/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X