Теләче Информ

Кишер чәчү әмәлләре

Бакчачыларны: “Кишер тиз һәм тигез тишелсен өчен нишләргә?”– дигән сорауның борчуы гадәти хәл.

Эфир майларына бай булганлыктан, ул авыр тишелүче культура. Орлыгын савыттан чеметеп кенә алып, бик сирәк итеп чәчсәк, бөтенләй тишелмәве бар, ә юмартланып учлап сипсәк, мыжлап чыгып, сирәкләп изаланасыңны көт тә тор.

 

Күпләр коры кишер орлыгын яхшылап сугарылган түтәлгә сибеп, өстен черемә белән мүлчәләп, агроспан яки пленка ябып куя, нәтиҗәдә, аның тишелеп чыгуын ике-өч атна дәвамында көтәргә мәҗбүр була.

Әгәр тишелешне тизләтергә уйласак, моңа ирешүнең күптөрле ысуллары бар. Әйтик, орлыкларны чүпрәк янчыкка салып, әүвәл 50 градус кайнарлыктагы суга, шуннан алуга ук, салкын суга тыгып чыгарып, “уятып җибәрсәк”, алар җылы һәм дымлы савыт эчендә 3-4 көндә борын төртергә мөмкин, дип язалар. Үрдерелгән орлыкларны сирәгрәк чәчсәк тә ярый, әмма алар тишелеп чыкканчы, туфракны даими рәвештә дымлы тоту мәҗбүри, юкса, нәни үрентеләр кибеп һәлак булачак. Соңгы елларда уңган бакчачылар тагын бер үтемле чара уйлап тапты. Аның асылы иртә язда, кар астыннан эреп чыккан беренче “ямаулыклар” күренә башлауга, шунда бер көрәк тирәнлеге чокыр казып, әүвәле суда чылатып, киндер янчыкка тутырылган орлыкларны 10-12 көнгә җиргә күмеп куюдан гыйбарәт. Шул урынга таяк кадап калдырып, өстенә кар өеп куябыз. Җир астында торганда әйбәтләп үргән орлыкларны коры елга комы белән катнаштырып, алдан әзерләнгән буразначыкка чәчкәннән соң, өстенә пленка ябып куябыз. Гадәттә, болай әзерләнгән орлыклар 5-6 көннән тигез рәт булып тишелеп чыга.

Әгәр чәчүлек орлыгыгыз азрак булса, шуның өстенә, тишелеп чыккач, сирәкләп мәшәкатьләнәсегез килмәсә, түбәндәге алымны куллану отышлы. Алдан казып куелган түтәлне тырмалап, буразначыклар ясап чыгабыз. 1-2 аш кашыгы орлыкны 1 чиләк коры елга комы белән яхшылап болгатып, буразначыкларга тутырабыз. Аннан соң беркадәр уңдырышлы туфрак өстәп чыгабыз. Мул итеп сугарып, түтәлдәге туфракны яхшылап чылатабыз.

Болай чәчелгән кишер чагыштырмача сирәк тишелгәнгә күрә, эре һәм тигез булып үсә.

Реклама

Республикабызда кишерне зур күләмдә чәчеп үстерүче шәхси хуҗалыклар бар. Мәсәлән, Буа районындагы Аксу авылында (халык телендә “Кишер Аксуы”) кишер чәчүнең борынгыдан килгән бик кызыклы ысулын кулланалар. Кишер чәчүгә остарып беткән авыл хатыннары ярты литрлы банкага яки стаканга су тутырып, шуңа кишер орлыгын салып болгаткач, орлыклы суны авызга кабып, алдан әзерләнгән түтәл өстенә бөркеп җибәрәләр. Орлыклар чагыштырмача тигез булып таралып төшә. Җир өстен аз гына тырмалап җибәреп, аларны беркадәр күмдерәсе генә кала.

Гадәттә, кишер озак тишелә, ә чүп үләннәре алданрак баш калкыта. Тишелеп чыгып җитмәгән, әмма борынлап килүче нәни кишер үрентеләрен юк итмәс өчен аны тиз тишелеп чыгучы маяк культура белән бергә чәчәргә кирәк. Әлеге җәһәттән редис чәчү отышлы. Кишер һәм редис орлыкларын коры комга бутап чәчкән очракта, 3-4 көннән түтәл өстендә нәни редис шытымнары күренә башлый. Редис өч-дүрт атна эчендә өлгереп җитә, аның сусыл тамыразыкларын йолкып ашап бетергән төшкә кишер дә тишелеп чыккан була һәм иркенләп үсеп китә. Редис урынына, шулай ук тиз шытып, иртә өлгерүче шпинат яки салат чәчәргә була. Мондый түтәлнең эше ким: кишерен сирәкләп мәшәкатьләнәсе юк. Катнаш орлыклар чәчелгән түтәлләрне тиешенчә ашлау, даими сугару, туфрагын йомшартып, чүбен вакытында утап тору зарур.

Кишер орлыгын шулай ук суган чемчеге белән дә берләштереп чәчәләр. Кемдер аларны, редис белән аралаштырып чәчкәндәге сыман, икесен дә бер үк буразначыкка урнаштыру яклы. Әмма шәхсән үзем бу алымны бик үк отышлы дип санамыйм, минемчә, өч яки дүрт буразналы түтәлдә суган рәтләрен кишернеке белән чиратлаштырып утырту күпкә отышлырак. Суган иртә җыела, яртылаш бушап калган түтәлдә кишер кара көзгәчә иркенләп, кинәнеп үсә. Уртадагы рәтләргә кишер чәчеп, читтәгеләренә суган чемчеге утырту да начар түгел. Ничек итсәк тә, корткычлар һөҗүменнән котылабыз: кишер яфрагындагы эфир майлары исе суган чебенен, ә суган кыягына хас әчкелтем ис кишер чебенен түтәлгә якын китермәячәк. Янәшәдә үскән сарымсак, бакчадагы түтәлләр арасына нәни утраучыклар рәвешендә чәчеп үстерелүче көчле исле әрем, базилик, бөтнек, сельдерей, петрушка, укроп кебек тәмләткечләр дә корткычларны куркыта, юлын адаштыра.

Картаеп хәлдән таюларына карамастан, бакча җене чынлап торып кагылганга күрә, үзләренең 6 сутыйлы бакча кишәрлекләрен ташлый алмаучы, пенсия акчасы аз булу сәбәпле, чыгымнарын киметергә тырышучы әбекәйләрне беләм. Әйтик, фатир күршем Анастасия карчык, кышкы озын кичләрдә бәдрәф кәгазеннән тар тасмалар кисеп, оннан җилем ясап, карандаш очын шуңа манып, тасмага берәмтекләп кишер орлыклары ябыштырып мәш килә. Аларны, кипкәч, рулон кебек төрә дә, резинка белән эләктереп, тышына сорты язылган кәгазь ябыштырып куя. Орлыклы тасманы иртә язда әзер түтәлгә тәгәрәтеп җибәрә, өстенә су сибә, ком таратып куя. Дөрес, кибет киштәләрендә рулонга төрелгән орлыклар очрый, әмма бәяләре шактый кыйммәт. Мин аларны кулланып карасам да, әлләни зур уңышка ирешмәдем. Тишелеше бик начар булды, сыйфатсыз орлыкка юлыктым, ахрысы.

Акча кызганмасаң, иң отышлысы – драже рәвешенә китерелгән орлыкларны чәчеп үстерү. Һәр орлык, чамасын белеп кенә микроэлементлар, минераль ашламалар кушып, ачык төстәге коры гидрогель эченә катырылган. Әйтерсең, кәгазь капка вак борчак конфетлар тутырылган. Мондый орлыкларны чәчү бик җиңел, шытып чыккан үсентеләре тиз тернәкләнә, сирәклисе юк. Тик бер шартны үтәү мәҗбүри, драже эресен өчен, кишер тишелеп чыкканчы, түтәлне даими һәм мул итеп сугару зарур. Түтәлдә араларын 10х10 см калдырып, диаметры 1,5-2 см.лы таяк очы белән якынча 2 см тирәнлектә чокырчыклар ясыйбыз. Һәркайсына 2 драже салабыз, өстен тырманың арты белән тигезләп күмдерәбез, су сибәбез, юка гына мүлчә таратып чыгабыз. Тагын бер кызыклы ысул бар: утыртырга тигез тишекләр килеп чыксын өчен, түтәлгә йомыркадан бушаган ячейкаларны батырып алабыз. Апрельдә шул рәвешчә чәчелгән кишерне июнь азагында сирәкләп ашый башларга була.

Авыл җирендә терлек асрап яшәсәң, дражены үзең дә ясап була икән. Моның өчен чи сыер тиресен кипшендереп, 1:4 күләмендә орлык белән катыштырып киптерәләр, имеш.

Тәҗрибә ясарга иренмәүче бакчачылар әллә ниләр уйлап таба. Әйтик, микроэлементлар кушылган ярты бал калагы комплекслы ашлама эретелгән җылымса суга он һәм крахмал салып кайнатып чыгарып, кесәл ясыйлар. Ашламалы состав тәмам суынгач, аңа кишер орлыгын салып болгаталар. Иң мөһиме: орлыклар бер-берсенә ябышмый, таралып тора. Буш пластик шешәгә яки кондитер шприцына кесәл эчендә йөзеп йөрүче орлыкларны тутыралар, авызына тишек тишелгән бөке ябалар. Савытны кыскалап, ашланган һәм чылатылган орлыклы клейстерны түтәлдәге буразначыкларга тигез ара калдырып тамызып барасы гына кала. Мәшәкатеннән курыкмасак, чыгымы аз, нәтиҗәсе зур булган әлеге алымны һәркайсыбыз куллана ала.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Чыганак: Тарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: