Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көлә-көлә эчләр катсын

Көлүнең гомерне озайтканы турында ишетмәгән кеше юктыр. Моннан тыш, аның әле тагын әллә никадәр файдасы бар икән.

1. Көлү кешене депрессиядән коткара, бигрәк тә салкын, юеш көз айларында. Табиблар бер минут рәхәтләнеп көлү тирән йомшарыну сеансын алыштыра ала диләр. Сез хәтта үзегезне күптән түгел көлдергән берәр мәзәкне искә төшерсәгез дә, организмыгызда шатлык гормоннары артып китәр.

2. Көлү буйсынны матурлый. 10-15 минут көлү спортзалда 30 минут тренировкадан соң яндырган кадәр калорияне юк итәргә сәләтле икән. Кеше авызын ерганда аның 80 мускулы, хәтта аяк-кулларындагы мускуллар да эшли диләр.

3. Көлү иммун системасын ныгыта һәм организмны стресслардан саклый. Галимнәр көләргә яратучы кешеләрнең сирәгрәк чирләгәнен күптән дәлилләде инде.

4. Көлү нервларны тынычландыра. Аны урманда һава сулап йөрүгә тиңлиләр.

5. Көлү тән тиресен яшәртә. Күп кенә хатын-кызлар “әгәр битең җыерчыкланудан куркасың икән – көлмә” дигән әкияткә ышана. Киресенчә, җитди чырай биттәге терелекне юкка чыгара, кешене картайтып күрсәтә. Рәхәтләнеп көлгәндә исә биттәге мускуллар эшкә җигелә дә, тирегә кан йөгерә, бу исә тән тиресен өстәмә тукландырып, аны сыгылмалы, шома итә.

6. Көлү йөрәк өчен дә файдалы. Галимнәр шат күңелле кешеләрнең төкселәргә караганда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән 40 процентка кимрәк чирләгәнен ачыклаганнар.

Татарстан яшьлэре сайты

vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X