Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көнбагыш, беръеллык көнбагыш

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан туфракка тирән үтеп кергән үзәк та­мыр системалы куәтле берьеллык үсемлек. Сабагы туры, ботаксыз яки аз ботаклы, 3 м биеклеккә җитә, ул бер түгәрәк - баш белән тәмамлана яки ботакларда берничә данә кеч­кенәләре дә була. Яфраклары алмаш торышлы, зур, ярымтүгәрәк-йомыр- касыман, озынлыкка 30 см га җитә­ләр, озын саплы....

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан туфракка тирән үтеп кергән үзәк та­мыр системалы куәтле берьеллык үсемлек. Сабагы туры, ботаксыз яки аз ботаклы, 3 м биеклеккә җитә, ул бер түгәрәк - баш белән тәмамлана яки ботакларда берничә данә кеч­кенәләре дә була. Яфраклары алмаш торышлы, зур, ярымтүгәрәк-йомыр- касыман, озынлыкка 30 см га җитә­ләр, озын саплы. Чәчәк төркеме - 40 см га кадәр диаметрлы зур кәрзин. Кәрзиндәге кырый чәчәкләр ачык сары, җенессез; уртадагылары - аз гына ачыграк, көпшәле, ике җенесле. Җимешләре - кара, көрән яисә буйлы эре төшләр. Июль-августта чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.
Көнбагыш кыргый хәлдә очрамый. Россиянең көньяк төбәкләрендә аны майлы культура буларак, ә төньяктарак силос өчен үстерәләр.
Медицинада кырыйдагы телле чәчәкләрен, яфракларын һәм көнба­гыш маен файдаланалар.
Тарттырылган көнбагыш кәрзиннәреннән ашказаны-эчәк авырула­рын дәвалау өчен кулланыла торган препаратларның төп нигезен тәшкил иткән пектин алалар, ә чистартылган көнбагыш мае төрле май­лы эремәләр, мазьлар, пластырьлар һ. б. өчен төп чимал булып хезмәт итә. Көндәлек тормышта көнбагыш маен еш кына эч йомшарткыч бу­ларак кулланалар. Кайчак кыздырылган маен пешкән урыннарга бәйлиләр. Моннан тыш аны атеросклерозны кисәтү һәм дәвалау өчен тәкъдим итәләр. Аның мондый тәэсир көче составында туендырылма­ган куе кислоталар булу белән аңлатыла. Кипкән яфракларыннан һәм кырый чәчәкләреннән (аларда флавоноид гликозиды, холин, бетаин һ. б. бар) 5 өлеш 40° лы спиртка 1 өлеш чимал исәбеннән спиртлы төнәтмә әзерлиләр. Аны, аппетитны яхшыр­ту өчен әчелек буларак, көнгә 2-3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Аппетитны күтәрү өчен көнбагыш чәчәкләре төнәт­мәсеннән дә файдаланырга мөмкин: 1 аш кашыгы кырый чәчәкләрне, чәй кебек, 1 стакан кайнаган суда пешерәләр һәм ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәләр. Косметологиядә коры һәм җыерчыклана баш­лаган биткә майлы аппликацияләр ясыйлар.
Чәчәкләрен һәм яфракларын чәчәк атканда кул белән җыялар. Яф­ракларын яшел килеш, сапларыннан башка гына, чәчәкләрен шиңмәгәннәрен һәм зарарланмаганнарын җыялар. Чималны, кәгазьгә яки мате­риалга юка гына итеп җәеп, ачык һавада, чормада, сарайда киптерәләр, кояш нуры төшүдән саклыйлар. Кипкән чәчәкләрен һәм яфракларын коры урында 2 ел сакларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X