Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көне буе әзерләп, төне буе ашау: Яңа ел табынына ниләр кирәкми?

Яңа елны каршылау – бәйрәм көн булса да, хуҗабикәләр бу көнне иртә таңнан аш бүлмәсендә кайнаша, пешерә, төшерә. Ә бит бу – бер-береңне бәйрәм белән котлап, кунак булып йөри торган көн. Эш күләмен киметү өчен, безнең киңәшләргә колак салыгыз.

Әйтик, торт өчен коржны бәйрәмгә ике-өч көн кала ук пешереп куярга була. Салатка дигән пешкән яшелчәләрне дә ике көн алдан чистартып, суыткычка куярга мөмкин. Бутербродлар өчен ипине дә кисеп, азык-төлек пленкасына урап куярга була. Сыр һәм ит, ит ризыклары да пленка астында берничә тәүлек кипмичә саклана.

30 декабрь көнне ит, балык, тавык маринадлау белән шөгыльләнсәгез була. Торт һәм бутербродлар өчен крем ясап кую өчен дә менә дигән мөмкинлек. Бары тик азык-төлек пленкасы белән генә капларга онытмагыз. Шулай иткәндә, 31е көнне үзегезгә берничә буш сәгать багышлый алырсыз.

Гадәттә, Яңа ел табынын “Оливье”дан башка күз алдына китереп булмый. Уылдыклы бутерброд та – табын бизәге. Тагын бер төрле катлы салат ясасагыз, башка кирәкми. Ә менә әстерхан чикләвеге, виноградтан канапе ясап яки бал белән төрле сырлар кисеп куярга мөмкин. Җиләк-җимешне онытмагыз. Иң мөһиме – мандарин. Аны күбрәк алсагыз, оттырмассыз. Әгәр каз пешерәсез икән, кыздырган тавык, балык булу да мөһим түгел. Тозлы кыяр, помидор, маринадланган ананас, персик кебек кабымлыклар булса да шәп. Аларны аппетитны уятып, ашказанын эшкәртеп җибәрә. Ашказаны дигәннән, минераль су турында онытмагыз. Пилмәнне дә күпләп пешермәскә киңәш итәбез. Иң яхшысы – аның шулпасын әзерләп куегыз. Төнлә аш ашарга һәркем гадәтләнмәгән. Ә менә 1 гыйнвар иртәсендә шулпа бик кирәк.

Күпләр бәйрәм табынына торт та куя. Гадәттә, десертка берәүнең дә хәле калмый. Иң яхшысы – лимонлы чәй һәм кәнфит.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X