Кош гриппыннан саклану буенча КИҢӘШЛӘР

Татарстанга кош гриппы үтеп керү нәтиҗәсендә, профилактика буенча берничә кагыйдәне истә тоту мөһим. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе кош гриппын кисәтү чаралары турында аңлатма бирә. Республика ведомствосы түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итә: - куллану алдыннан кош ите 70 градустан да түбән булмаган...
Татарстанга кош гриппы үтеп керү нәтиҗәсендә, профилактика буенча берничә кагыйдәне истә тоту мөһим. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе кош гриппын кисәтү чаралары турында аңлатма бирә.
Республика ведомствосы түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итә:
- куллану алдыннан кош ите 70 градустан да түбән булмаган температурада пешерелергә тиеш. Йомыркаларны 6 минуттан да азрак пешермәскә. 70 градуста вирус үлә, кош ите продукциясе грипп вирусы белән йогышланган очракта да, җитәрлек күләмдә термик эшкәртелгән продуктлар куркыныч тудырмый. Чи, чиле-пешле күкәй ашарга, йомырканы пешермичә ниндидер соусларга кушу да ярамый.
- Чи итне ашарга әзер продуктлар белән янәшә сакламаска;
- Чи ит һәм кулланырга әзер булган продуктларны бер үк пычак белән, бер үк тактада кисәргә, бер савытта сакларга ярамый;
- Ризык әзерләгәндә, йомыркаларны сабын белән яки 0,5 процентлы кальцийлы сода эремәсендә юарга, аннары 5 минут чамасы салкын суда чайкатырга һәм чиста савытка салырга кирәк;
- Термик эшкәртелми торган продуктларда чи яки сытып кыздырылган йомырка кулланмаска;
- Чи ит һәм йомыркалар белән эшләгәч, кулларны һәм эш өстәлен яхшылап юу кирәк;
- Эчәр өчен кайнаган яки махсус шешәләргә тутырылган суны гына кулланырга;
- Санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында кош ите һәм йомыркаларны сыйфатын күрсәтүче махсус документларсыз сатып алмаска;
- Шәхси профилактика чараларын үтәү кирәк;
- Шәхси хуҗалыкларда кош тотучылар санитар-ветеринария кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Кошларда шикле симптомнар сизелсә, ветеринар белгечкә хәбәр итәргә;
Кош гриппы очраклары турында кичә Татарстан Хөкүмәте йортында да сүз барды. Искәртеп үтик, 7 нче май көнне "Лаеш" кошчылык комплексында күпләп тавыклар егылып үлүе турында хәбәр килеп ирешә. Татар төбәкара ветеринария лабораториясе экспертлары "кош гриппы" диагнозы куя. Раслау өчен материал шул ук көнне Владимир шәһәренә Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтына җибәрелгән һәм диагноз расланган. Бу - кошларда югары патогенлы H5 тибындагы грипп. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов моңа кадәр Яр Чаллыда теркәлгән тагын бер очрак турында сөйләде. "Камрегионпродукт" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә (шәхси эшмәкәр Ахунов) ел башыннан Ростов өлкәсенең "Евродон-юг" компаниясеннән 792 тонна күркә ите кертелгән булган. 21 апрельдә ветеринария хезмәте продукцияне кош гриппына тикшереп, лабораториядә шушы диагноз расланган. Бүген 326 тонна шушы продукция сатудан йолып алынган. Һәр партия Россельхознадзор лабораториясендә тикшерелә. Иң кызыгы шунда: бу продукция Татарстанга рөхсәт документлары нигезендә кертелгән булган. Хәзерге вакытта Ростов өлкәсе ни өчен шундый документлар биргәнлеге тикшерелә.
Гомумән, бу көннәрдә ветеринария хезмәтендә "урак өсте" дияргә була. Берәр белгеч белән җентекләбрәк сөйләшергә теләп шалтыраткач та, матбугат хезмәтеннән "алар барысы да Лаешта, көне-төне эшлиләр" дигән җавап килде. Кичә Алмаз Хисаметдинов 15 мең баш үле кош яндыру юлы белән юкка чыгарылганын әйткән иде. Татарстан Президенты Указы чыккач, 447 мең баш тавык юк ителәчәген белдерде.
Шушы хәлләр белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Указы нигезендә, Лаеш районы 25 нче октябрь исемендәге совхоз бистәсе, Почтовая урамы, 19 нчы йорт адресы буенча карантин игълан ителгән. 5 км радиустагы куркыныч янаган беренче зонага Александровский бистәсе, Среднее Девятово, Смодеярово авыллары керә.
Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, Лаешта тавыкларның кош гриппы белән йогышлануында төп шик читтән очып кайтучы кошларга төшә. Шулай ук, читтән кертелгән азык, кеше факторы да булырга мөмкин. Вирус чыганагы әлегә тәгаенләнмәгән. Бүген кошчылык фабрикасында эшләүчеләрнең бу вирусны ияртеп алып чыкмаска тиешлеге кайгыртыла. Моның өчен ветеринария таләпләре үтәлеше контрольдә. Тукай районы территориясендә, шулай ук, кошларны тоту кагыйдәләре үтәлеше өстеннән контроль көчәйтелгән.
Шәхси секторда инспекторлар аңлату эшләре алып бара. Хуҗалыкларга искәрмәләр өләшенгән. Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторының халыкка киңәшләре:
- вирус таралышы буенча куркыныч янаган зоналарда кыргый кошлар белән контакт була калса, ишегалдында йөри торган тавык, чебиләргә зыян килергә мөмкин, шуңа күрә аларны ябык режимда тоту хәерлерәк.
- май башында гына сатып алынган "Деревенька" маркалы йомыркаларны урамга берүк ташларга ярамый, чи килеш күмү дә киңәш ителми. Әгәр бу йомыркалар йогышлы булса, урамда күгәрченнәр, кыргый кошлар да йогышланып, инфекция тарата ала. Кош гриппы вирусы 70 градуста "үлә", шуңа күрә йомыркаларны пешереп ташларга була.
Май башында "Деревенька" маркасы йомыркаларын сатып алган кешеләр, продукцияне Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә экспертизага китерә ала. Уңай нәтиҗә расланса, продукцияне, һичшиксез, юк итәргә кирәк. Әрәм продукция өчен акчаны кайтару мәсьәләсе әлегә төгәл хәл ителмәгән. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзгә кушылып: "Йомырканы күпләп сатып алучыларның компенсация сорап мөрәҗәгать итәргә хокукы бар", - дип белдерде.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе республикада 1-7 май көннәрендә (2017 елның 18 нче атнасы) кискен тын юллары инфекцияләре белән авыру дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 61 процентка түбән һәм 17 нче атна дәрәҗәсеннән 15 процентка кимрәк булуы турында хәбәр итә. Грипп очраклары теркәлмәгән.
Белешмә өчен. Кешеләр кош гриппы вирусының A(H5N1), A(H7N9) һәм A(H9N2) төрләре һәм дуңгыз гриппының A(H1N1) һәм (H3N2) төрләре белән йогышлана ала. Вирус кешегә йогышланган хайваннар яки пычрак әйләнә-тирә мохит белән турыдан-туры контакт юлы белән күчә, әмма вирус кешедән кешегә йокмый диярлек. Кош гриппы вирусы тиешенчә әзерләнгән туклану продуктларыннан йога алуы турында расланган мәгълүмат юк.
Кош яки башка зоонозология гриппы белән йогышлану кешеләрдә җиңелчә конъюнктивиттан алып, авыр пневмониягә кадәр җитәргә мөмкин. Кешеләрнең А(H5N1) һәм A(H7N9) вируслары белән йогышлану очракларының күпчелеге йогышлы тере яки үле йорт кошы белән контактка бәйле.
Кешеләр кош гриппының A(H5N1) төре белән авырый калса, инкубацион чор уртача 2-5 көн, шулай ук 17 көнгә кадәр булырга мөмкин. A(H7N9) вирусы белән йогышланган очракта, инкубацион чор 1-10 көн тәшкил итә. Беренчел сиптомнардан югары температура (38 градус һәм югарырак) һәм йөткерү булуы ихтимал. Алга таба аскы тын юлларына зыян килү билгеләре сизелергә мөмкин. Авыр сулыш алу, эч китү, косу, эч авырту, борыннан яки теш казнасыннан кан китү һәм күкрәк турында авырту сизелүе ихтимал. Ведомство сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Интертат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 18:34Миңнеханов һәм Володин ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Дәүләт Думасы бинасында оештырылган күргәзмәне ачты.6100
-
18 май 2022 - 18:02Молитва покаяния и световое шоу у Белой мечети: афиша праздника «Изге Болгар жыены» Полуденный намаз, всероссийский турнир по национальной борьбе корэш, показ татарской породы лошадей, лекции и выставки ждут гостей на религиозном празднике «Изге Болгар жыены» 21 мая. Подробная афиша – в обзоре «Татар-информа».5700
-
18 май 2022 - 16:40Был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву В целях повышения правовой и политической культуры, электоральной активности молодежи Тюлячинского района Республики Татарстан в рамках мероприятий, посвященных Дню молодого избирателя 18 мая 2022 года на базе Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан членами территориальной избирательной комиссии Тюлячинского района РТ и участковой избирательной комиссии № 2669 был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву.13500
-
18 май 2022 - 15:32Ветераннар белән киңәшләштеләр Ветераннар оешмасы районда билгеле бер урын тота. Район ветераннары җәмәгать эшләрендә, бәйгеләрдә теләп катнаша. Район ветераннар оешмасы бинасында узган чираттагы җыелышта район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин да катнашты.14300
-
18 май 2022 - 15:24Галстуклы еллар - күңел түрендә Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел.31300
-
18 май 2022 - 10:53ЭШ "Мәдәният" милли проекты буенча башкарыла Хәзерге вакытта Иске Җөри авылындагы модельле муниципаль китапханәдә ремонт эшләре бара.14200
-
18 май 2022 - 08:55Представители АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.7100
-
18 май 2022 - 08:31Нинди груша утыртырга? Груша алмагачка караганда авыруларга тизрәк бирешә, тәрбиягә таләпчәнрәк. Груша өчен иң зур куркыныч тудыручы чир — бактериаль пешү. Аннан мөмкин кадәр яхшырак сакланган сортлар бар.9100
-
18 май 2022 - 08:27Татарстанда атна ахырында кырау төшәргә мөмкин Республикада атна уртасына кадәр җылы, әмма яңгырлы-яшенле һава саклана. Шуннан соң берникадәр суыта, яңгыр туктый. Җомга һәм шимбә көннәрендә кырау төшәргә мөмкин.7500
-
18 май 2022 - 08:18Шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау эше дәвам итә Техник карауга килүчеләр күрсәткече, техникасы булган шәхесләр санын уртача 65-70% тын тәшкил итә.9300
-
18 май 2022 - 07:53Кызыксынып карадылар Кичә, ягъни 17 май көнне, районыбызда Россия дәүләт статистика хезмәткәрләре һәм федераль мәгълүмат чаралары журналистлары булып китте.15100
-
18 май 2022 - 07:0618 май - Халыкара музейлар көне Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне белән ихлас котлыйбыз!9400
-
17 май 2022 - 17:17Безнең белән кызыксыналар Агымдагы елның 15-18 май көннәрендә башкалабызда Халыкара сөт форумы уза.11700
-
18 май 2022 - 08:11Халыкара музейлар көне.
-
17 май 2022 - 17:24Кастингка чакырабыз!
-
18 май 2022 - 14:06Теләчелеләр изге гамәлдән читтә калмады18 май көнне Теләче авылының Ленин урамында Республикабызның кан алу үзәге эшләде. Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, райондашларыбыз иртәдән чират алды.22500
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.58200
-
16 май 2022 - 14:37Район башлыгы авылларда булды Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга.42301
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.38400
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.35402
-
18 май 2022 - 15:24Галстуклы еллар - күңел түрендә Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел.31300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика