Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

КОШЛАР ӨЧЕН КАБАК-ҖИМЛЕК

Кышын бакчаның төп дуслары - кошлар - кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Җимлекләрне кул астындагы материаллардан ясарга була. Мәсәлән, кабактан. Моның өчен кечерәк кабак, бау гына кирәк. Кышын җимне кар каплап китмәсен өчен, җимлекне түбәле итеп ясарбыз. Кабакта, кошлар кереп йөрү өчен, "тәрәзәләр" ясарга. Аннан эчен алырга, аны ботка, бәлеш пешерү өчен...

Кышын бакчаның төп дуслары - кошлар - кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Җимлекләрне кул астындагы материаллардан ясарга була. Мәсәлән, кабактан. Моның өчен кечерәк кабак, бау гына кирәк.
Кышын җимне кар каплап китмәсен өчен, җимлекне түбәле итеп ясарбыз. Кабакта, кошлар кереп йөрү өчен, "тәрәзәләр" ясарга. Аннан эчен алырга, аны ботка, бәлеш пешерү өчен куллана аласыз, җимгә дә кушарга була. Кошлар кабак орлыгын аеруча яратып ашаячак.
Азык салып, җимлекне агачка элеп куясы гына калды. Ачык төстәге кабак-җимлек кошларга бик ошаячак. Өстәвенә ул - бакча бизәге дә.
Ирек Мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X