Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көтүче хатыны татарны чәк-чәкле иткән?!

Бүген барлык бәйрәмнәр арасындагы иң татлы, иң баллы, иң тәмле бәйрәм. Телегезне йота күрмәгез: 14 октябрь Чәк-чәк көне билгеләп үтелә. Кояш һәм кунакчыллык символына әйләнгән табыныбыз күркен бөтен дөнья буйлап кем генә белми дә, кем генә яратмый.

Риваять буенча, кайчандыр Болгар ханы үз балаларының туена моңарчы бер дә кеше татып карамаган тәм-том бүләк итәргә тели. Ханның тәлапләре дә була: ул җиңел әзерләнергә, озак сакланырга һәм бәйрәм табынын бизәргә тиеш. Шулай ук ул бу сый алга таба Болгар ханлыгы символына әйләнергә тиеш була.
Хан бик күп ризыклар татып карый, әмма барлык тәлапләргә бер көтүче хатыны пешергән тәм-том гына туры килә: ул аны бал, йомырка һәм оннан ясаган була. Сый үзе җиңел, үзе искиткеч тәмле тоела ханга.
Бүген дә табын күрке булган чәк-чәк әнә шул заманнардан килеп җиткән безгә. Чәк-чәкнең камыр кисәкләре, гаилә әгъзалары һәм туганнар кебек, бал белән бер-берсенә яхшылап беркетелгән, хәзер гади тоелган сый — туганлык, бердәмлек символы.

Чәк-чәкле рекордлар:

• 1000 килограммлы һәм 13,266 м/кв мәйданлы рекордчы чәк-чәк 2005 елның 29 августында Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә әзерләнгән. 2018 елда «FIFA» футбол чемпионаты ачылышына Казан үз рекордын үзе куып тота һәм кунакларын дүрт тонналы, футбол тубын хәтерләтүче чәк-чәк белән шаккаттыра.
• Үзбәкстанда исә 307 кг авырлыктагы чәк-чәк әзерләгәннәр. Аны әзерләгән Бахриддин Чустий сүзләренчә, 1,07 мең йомырка, 2 капчык он, 1 капчык шикәр, 30 л бал, 15 л майонез, 104 л көнбагыш мае, 10 аш кашыгы сода һәм 100 г уксус тотылган.
• 200 кг авырлыктагы чәк-чәк 2012 елның августында Уфада узган бал ярминкәсендә пешерелгән. Шундый ук массалысы 2014 елның июнь аенда Томскта, Россиянең төп Сабан туен бәйрәм итү вакытында да әзерләнгән.

Чәк-чәк ни өчен «чәк-чәк»?

Казандагы чәк-чәк музееның креатив директоры бу татлыкайга нәкъ менә «чәк-чәк» исеме бирелүне болайрак аңлата:
Музей кунаклары белән еш кына баш ватабыз: кемдер чәк-чәкнең телне йотарлык тәмле булуына сылтый, кайберәүләр исемне камыр кискәндә чыккан тавышка охшатып биргәннәр, ди. Янәсе, чәк-чәкне авызны чәпелдәтми генә ашарга мөмкин түгел, шул чәпелдәү тавышыннан «чәп-чәп», аннан «чәк-чәк» килеп чыккан. Монысы — бер фикер. Икенчеләр такта куна өстендә «биегән» пычак шундый тавыш чыгара, ди.
Шуңа күрә әлегә исеменең килеп чыгу тарихы һәм мәгънәсе табылмаган, тик борынгы болгарларның ислам кабул ителгәнче башка дин — тенгрианлык булганлыгы билгеле, алар «Чак-чак» хатын-кызлар рухына ышанганнар. Риваять буенча, ул иртәнге чык тамчыларыннан ясалган һәм болгарларга «чага» булган, өй иминлеге рухына ия булган. Чәк-чәк кебек йола ризыгы шуңа рәвешле дә пәйда булырга мөмкин.

Файда һәм зыяны

Чәк-чәкнең кеше сәламәтлеге өчен файдасы составында табигый бал булуга бәйле. Ә ул, үз чиратында, бактерияләргә, вируска каршы көрәш чарасы булып тора, иммунитетны ныгыта. Нәкъ менә умарта балы еш кына тән җәрәхәтләре һәм пешүләрне дәвалау өчен кулланыла.
Ләкин чәк-чәк — югары калорияле ризык. Диабеттан җәфа чигүчеләргә, балга аллергияле кешеләргә сак булырга киңәш ителә.

«Татар халык ашлары» китабыннан чәк-чәк рецепты:

Камыр өчен: йомырка – 6 данә, он – 500 г, чәй содасы – 1 г. Сироп өчен: бал – 100 г, шикәр комы – 30 г, кыздыру өчен үсемлек мае яки сары май.

Эш барышы: 6 йомыркага (камыр йомшак бул¬сын өчен, 2 йомырка һәм 4 йомырка сарысы алына) чәй содасы өстәп болгатабыз, он салып, токмач камырыннан йомшаграк итеп камыр басабыз. Өстенә плён¬ка каплап, 15–20 минут тотабыз.

Камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп, һәрберсен токмачка караганда калынрак итеп (2 мм) җәябез. Җәймәләрдән 3–4 см киңлектәге тасмалар кисеп алып, аларны токмачка караганда бераз эрерәк итеп турыйбыз. Кайнап торган сары майга (яки үсемлек маена) салып, саргылт төскә кергәнче кыздырабыз. Токмачлар сынмаска, формасын югалтмаска тиеш. Кыздырылган токмачларга бал агызып, сак кына болгатабыз. Табынга чыгару өчен, чәк-чәккә төрле формалар (ромб, пирамида, конус, шарчык һ. б.) бирергә була.

Сироп әзерләү: балга шикәр комы кушып, аерым савытта берөзлексез болгата-болгата кайнатабыз. Шырпыга бер тамчы бал алып, аннан агып төшкән бал суынгач сына торган булса, сироп әзер. Икенче төрле ысул да бар: кайнап торган массаны, балкашык очына алып, салкын суга тамызабыз. Масса, җәелеп китмичә, шарга әйләнсә, бал әзер дигән сүз. Балны озак кайнатырга ярамый, чөнки көеп, каралып китеп, чәкчәкнең тәмен бозуы бар.

Лилия Гыймазова әзерләде
Фото: www.gastronom.ru

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев