Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кычыткан – бозымны куа. Августта җыеп каласы файдалы үләннәр..

Кычытканның файдалы үзлекләре бихисап

Кычыткан яфраклары төнәтмәсен кан куерганда, гастритны дәвалаганда, эчке органнар канаганда кулланалар. Ул шулай ук чәчне үстерә һәм ныгыта. Моннан тыш, кычыткан бозымнан да саклый икән. Моның өчен кычыткан себеркесе бәйләп, өйне шуның белән себереп чыгарга кирәк. Ул энергетиканы чистарта, өйне һәм гаилә әгъзаларын күз тию һәм бозымнан саклый.

Әрекмән тамыры бөердәге ташларны кудыру, диабет, экзема, буын авырулары, геморройдан файдалы. Шулай ук ул бронхиаль астма, дерматит, кычытынуны бетерә, бөҗәк тешләгән урын, бетчә, яраларны төзәтә. Чәчне ныгыту буенча да аның файдасы әйтеп бетермәслек.

Бака яфрагы – табигый антисептик. Аны яраларга ябалар, ул канны туктата, авыртуны баса. Бака яфрагы төнәтмәсе белән юынган кеше үз-үзен күз тиюдән саклый.

Үги ана яфрагы – салкын тиюгә каршы иң үтемле чара. Чәч коелганда да кычыткан белән 1:1 нисбәтендә төнәтмә ясыйлар.
Кипкән үги ана яфрагын кечкенә капчыкка салып куйсагыз, ул саклагыч роль үти. Ә аннан мендәрчек ясап, баш очына куйсагыз, йокыгыз тәмле һәм тыныч булыр.

Песи үләне (валериана) тынычландыра, йокысызлыктан коткара. Песи үләне тамырын өйнең берничә урынына куйсагыз, ул гаиләгезне тавыш-гаугадан саклар.

Турак уты (толокнянка) бәвел кудыру үзлегенә ия. Ул организмнан артык сыеклыкны чыгара, шулай итеп, шешенүдән саклый. Бөер авыруларын кисәтә.

https://vk.com/salamtlek

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X