Теләче Информ

Кыш көне машинага нинди "незамерзайка" алырга?

Кыш көне машина тәрәзәсен юдыру өчен махсус катмый торган сыеклык сатып алырга кирәк. Ә менә аның нинди төрен сайларга? Аларның барысын да спирт һәм су тәшкил итә, беренчесенең никадәр күләмдә булуына карап, аның ничә градуска хәтле катмавы билгеләнә. Спиртның кайсы төрен куллану да бик мөһим. Метанол (метил спирты) кулланылган очракта,...

Кыш көне машина тәрәзәсен юдыру өчен махсус катмый торган сыеклык сатып алырга кирәк. Ә менә аның нинди төрен сайларга? Аларның барысын да спирт һәм су тәшкил итә, беренчесенең никадәр күләмдә булуына карап, аның ничә градуска хәтле катмавы билгеләнә. Спиртның кайсы төрен куллану да бик мөһим.
Метанол (метил спирты) кулланылган очракта, аның пары кеше организмына начар йогынты ясарга, күз күремен начарайтырга мөмкин. Бик салкын көннәрдә ул тәрәзә чистарткыч белән пычракны җәя генә, чистартмый, нәтиҗәсе аз.
Этанол - иң оптималь вариант. Әмма бәясе кыйммәт, машина йөртүчеләр андый спирт салынган сыеклыкны сирәк ала. Составы аракыныкы кебек. Пары зыян салмый.
Изопропил спирты кушып ясалган сыеклык киң кулланылышта. Зәһәр исен исәпкә алмаганда, ул да сәламәтлеккә зыянсыз дип санала, ләкин тын юлларын, күзне ялкынсындырырга мөмкин.
Сораштырудан күренгәнчә, һәр дүртенче кеше генә "незамерзайка" сайлаганда, сәламәтлеккә нинди йогынты ясавы турында уйлана, составын укып нәтиҗә чыгара. Калганнар аның нинди температурада катуы һәм бәясенә карый. Кайберәүләр исенә игътибар итә икән. Аннан кискен ис килсә, бу аның агулы метанолдан эшләнмәвенә дәлил, чөнки метанол иссез. Изопропил спирттан ацетон исе килә. Шушы исне бетерү өчен, җитештерүчеләр ароматизаторлар куллана.
Әгәр концентрат аласыз икән, аны су белән кушмыйча машинага салырга ярамый. Чөнки ул юлда янып китәргә мөмкин.

Реклама

Ирек Мәйданы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: