Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кышкы аяк киемен ничек сайларга?

Бездәге кебек салкын кышны сыйфатлы итексез чыгып булмый, шуңа күрә аяк киемен сатып алу турында көздән ук уйлап куярга кирәк. Кышкы итек сайлаганда, беренче чиратта, алар тегелгән материалга һәм эчлегенә игътибар итәргә кирәк. Билгеле табигый материаллар ясалма материалларга караганда күпкә отышлырак. Табигый күн җылыны озаграк саклый, аякны тирләтми, салкында ярылмый....

Бездәге кебек салкын кышны сыйфатлы итексез чыгып булмый, шуңа күрә аяк киемен сатып алу турында көздән ук уйлап куярга кирәк. Кышкы итек сайлаганда, беренче чиратта, алар тегелгән материалга һәм эчлегенә игътибар итәргә кирәк. Билгеле табигый материаллар ясалма материалларга караганда күпкә отышлырак. Табигый күн җылыны озаграк саклый, аякны тирләтми, салкында ярылмый. Моннан тыш, аны озаграк та киеп була.
Аяк киеме нинди материалдан ясалуын билгеләү кыен түгел. Беренче чиратта, кулны итеккә куеп карарга кирәк: табигый күн кул җылысыннан бик тиз җылына, ә ясалма материал исә салкын булып кала. Шулай ук молния тирәсендә материалның эчке ягын да карарга була. Кагыйдә буларак, ясалма материаллар тукыма нигезендә эшләнә һәм бу бик яхшы күренә.
Күпләр замша аяк киемнәренә өстенлек бирә. Дөрес караганда (тик көн саен кимәгәндә) замша итекләр, чынлап та отышлырак күренә: алар матур, ә аяккка хәтта күн белән чагыштырганда җылырак та. Тик аларның тышкы рәвеше бик тиз югала һәм замша ялтырый башлый. Шуңа күрә аяк киеме сайлаганда моны да онытмаска кирәк.
Аякка җылы булсын өчен, табигый мехтан ясалган эчлекле итекләр сайларга тырышыгыз. Сыйфатлы табигый мехны бөкләгән очракта бик тиз турая һәм билгеле инде, мех тукымада түгел, күннең үзендә булырга тиеш.
Аяк киеменең дөрес үлчәмен дә сайлый белергә кирәк. Белгечләр кышкы аяк киемен бер үлчәмгә зурракны сатып алырга киңәш бирәләр. Шулай да аяк киемен нәрсә белән киеп йөрергә җыенуыгызны да исәпкә алырга кирәк. Әгәр сез итекне бәйләгән җылы оекбашлар белән кияргә җыенсагыз, алар бер үлчәмгә зуррак булырга тиеш. Әгәр юка колготка яки носки белән кияргә җыенсагыз, үз үлчәмегезне алырга тырышыгыз, чөнки аяк киеме киңәеп китәргә мөмкин.
Итек балтырының киңлегенә дә игътибар итәргә кирәк. Әгәр алар балтырны кысып тора икән, башка модельне сайлау кулайрак. Итекләр шулай ук җиңел эләктерергә һәм ычкындырылырга, молния итекнең эчлеген эләктермәскә тиеш.
Аяк киеменең төбе дә зур әһәмияткә ия. Ул резина, полиуретан яки поливинилхлоридтан ясалган булса яхшырак. Шома булмаган төпле мондый аяк киеме артык шумый, җиңелрәк бөгелә. Йөрү өчен уңайлы булуын ачыклау өчен итекнең төбен бөгеп карау да җитә. Итек төбенең өсте белән тоташкан урын аяк киеменең ышанычлы булу-булмавын яхшы күрсәтә. Кышкы итекләрнең төбе тегелгән булу хәерлерәк. Билгеле инде, итек төбенең калынлыгы да зур әһәмияткә ия. Платформалы итек үкчәле һәм юка төпле итектән күпкә җылырак булуын ышаныч белән әйтергә була.
http://spas-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев