Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кышкы киемнәрне ничек сакларга?

Атна азагында язның беренче аен ваклый башлыйбыз. Димәк, кышкы киемнәрне шкафка озатыр чак та якынлаша. Алар киләсе кышка кадәр өр-яңа килеш саклансын өчен ни эшләргә? Эшне нидән башларга?

– Кышкы киемнәр ел дәвамында киелгән киемнәрдән күләмле, авыр һәм катлаулы материаллардан тегелгән булулары белән аерылып тора. Аларны саклау өчен дә күп урын һәм яхшы шартлар кирәк. Шуңа күрә кышкы киемнәр сакланачак шкаф, антресольне иң элек көя күбәләге кебек корткычларны куркыта торган махсус катнашмалар белән чистартып чыгарга кирәк. Анда эрбет кайрысы куйсаң да була. Кипкән әрем, лаванда, бөтнек яфраклары да кием яратучы корткычларны якын китермәячәк.

– Шкафка озатыр алдыннан киемнәрне берничә төркемгә аерып чыгыгыз. Араларында кайсын юасы, кайсын ташлыйсы булачак. Бала киемнәре аеруча тиз кечерәя. Шуңа күрә быел сабыйга тап-таман булган киемне киләсе кышка кадәр саклаудан мәгънә юк. Күңелегезгә хуш килмәгән тун яки пуховикны да киләсе елга киясегез килерме икән?

– Кием кесәләрендә чүп-чар да калмасын. Өзелгән төймәне дә вакытында тагып кую хәерле.

– Кышкы киемнәр яхшылап юылган, киптерелгән, җилләтелгән булырга тиеш. Күпләр бу эшләрне киләсе кышка кадәр кичектереп тора. Кияр алдыннан гына юып, рәткә китерермен әле, янәсе. Бу – зур хата. Ник дигәндә, көя күбәләге киемгә сеңгән хушбуй, дезодорант, тир исенә мөкиббән китә. Шуңа күрә юылмаган кофта яки курткагызның киләсе кышка кадәр корткыч корбаны булуы да бар.

Кайсы киемне ничек сакларга?

Мехлы киемнәрЯхшылап юып киптерелгән мехлы тун яки пәлтәне корткычларга каршы махсус чаралар ярдәмендә дә эшкәртергә кирәк. Мисал өчен, киемнең эчке ягына берничә тамчы эрбет мае тамызсагыз да була. Алга таба аны чүпрәк тышлык тукымага урнаштырып, элеп куярга кирәк. Мехлы кием «суларга» тиеш. Шуңа күрә аны полиэтилен капчыкта сакларга ярамый. Һава җитмәсә, мехның төсе тоныкланып, киемнән авыр ис киләчәк. Мех башлыкларны да кәгазь капта, йә булмаса, тыгыз чүпрәк капчыкта саклау хәерле. Формасы югалмасын өчен аларны банкага яки иске гөл чүлмәгенә киертеп куярга кирәк. Эченә кәгазь тутырсаң да була. Сүз уңаеннан, мех баш киемнәрне «химчистка»да чистарттыру хәерле. Ник дигәндә, кыш дәвамында аларның эчке ягына баштагы майлар сеңә. Бу исә – көя күбәләге белән бактерияләр үрчү өчен менә дигән җирлек.

Күн кышкы кием. Кайры тун һәм күннән тегелгән кышкы киемне дә иң элек «химчистка»да чистарттырып алу яхшы. Соңрак аларны көя күбәләгенә каршы катнашма белән эшкәртеп, күнне йомшарта торган спрей сиптерергә кирәк. Мондый киемне үз зурлыгына туры килгән йомшак элгечтә сакларга киңәш ителә. Кайры тун яки күн кием кечкенә элгечтә эленеп торса, үз авырлыгы тәэсирендә формасын югалтырга мөмкин. Шкафта эленеп торган күн киемнәр арасында 2-3 сантиметр ара калырга тиеш. Бу ике арада һава йөрсен өчен кирәк.

Кышкы куртка һәм пуховикларны төреп сакласаң да, элгечкә элеп куйсаң да була. Синтетик эчлекле курткаларны вакуум капчыкларда да сакларга мөмкин. Моның өчен анда берьюлы берничә кышкы кием салып, тузан суырткыч ярдәмендә капчыктагы һаваны суыртып алырга кирәк. Дөрес, мондый юл белән сакланган куртка һәм пуховикларны киләсе кышта яхшылап элеп җилләтергә кирәк булачак.

Йонлыбәйләнгән киемнәр. Әлеге төр кышкы киемнәрнең дә иң элек яхшылап юып киптерелгән булуы шарт. Йонлы яисә бәйләнгән күлмәк костюмнар – элгечтә, кофта һәм свитерлар чүпрәк яки берничә урыннан тишелгән пластик контейнерларда сакланырга тиеш. Соңгыларын урнаштыруның да рәте бар. Контейнерның аскы өлешенә – авыррак, өстенә җиңелрәк киемнәр куелсын. Аларны рулон кебек төреп тә сакларга була. Болай эшләгәндә алар йомарланмас. Йон һәм бәйләнгән киемнәрне элгечкә элеп сакларга ярамый. Алар сузылып, формасын югалтачак. Йон киемнәрне рулон кебек төреп сакларга да була. Болай эшләгәндә алар йомарланыр дип куркасы юк.

Перчаткашарфшәлләр дә махсус контейнер яки чүпрәк капчыкта сакланырга тиеш. Шарф белән шәлне тыгыз рулон рәвешендә бәйләп, күн перчаткаларга йомшартучы спрей сиптерергә кирәк. Алар сакланачак капчык яки  контейнерга көягә каршы төймә дә салырга онытмагыз.

Кышкы аяк киеме чиста, коры, яхшылап кремланган булырга тиеш. Олтырагы (стелька) искергән булса, шундук яңасына алмаштыру хәерле. Натураль мех яки йоннан эшләнгән аяк киеменең эченә көя күбәләгенә каршы спрей сиптерергә кирәк. Аяк киеме коры килеш саклансын өчен эчкә аш серкәсе салынган пакет та салып калдырырга онытмагыз. Күн итек яки ботинка эченә кәгазь тутырсаң, аяк киеме формасын югалтмаячак. Ул дымны да яхшы сеңдерә, көя күбәләген дә куркыта. Дөрес, ачык төстәге замшадан тегелгән аяк киеменә бу ысул зыян гына салачак. Алар эченә газета урынына пластик су шешәсе тыгып калдырсаң яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев