Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көзен утырта торган агачлар

Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе - груша. Көз көне утыртканда бу агач урынына яхшы гына ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми. Бары гадәттән тыш кызу көннәр торса яки корткыч бөҗәкләрне агуларга кирәк булганда гына күпмедер хезмәт кую кирәк булачак. Җиләк-җимеш агачлары Грушаның тамырлары...

Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе - груша. Көз көне утыртканда бу агач урынына яхшы гына ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми. Бары гадәттән тыш кызу көннәр торса яки корткыч бөҗәкләрне агуларга кирәк булганда гына күпмедер хезмәт кую кирәк булачак.

Җиләк-җимеш агачлары

Грушаның тамырлары көчле, ул туфрактан дымны үзе дә таба ала. Безнең бакчаларда яратып үстерелә торган алмагач та шундый ук үзенчәлеккә ия. Бу агачларны көздән утыртуның өстенлеге - алар язга кадәр җиргә ияләшеп, тамыр системасын ныгытып кала.

Груша агачы

Слива агачлары да көз көннәрендә утыртыла. Җимеш агачларын алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашлама керткәндә аны алдагы җиде елга исәпләп салалар. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач һәлак булырга мөмкин, яисә җимешләрен саран бирер.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев