Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Күзләрегезне саклагыз

Аскорбин кислотасы күз тукымаларын картаюдан саклый. Глаукома һәм катаракта авыруларын булдырмаска ярдәм итә. Ул гөләп җимешләрендә, кара карлыганда, болгар борычында, укроп һәм петрушкада, брокколи кәбестәсендә, грейпфрутта күп.

А витамины күз пигменты ясалуда хәлиткеч роль уйный. Бу витамин җитмәгәндә, караңгы төшкәндә күз күреме начарлана. Ул бавырда (аеруча балык бавырында), балык маенда, атланмайда, сөт өстендә, күкәй сарысында күп.

Е витамины (токоферол). Күз күреме начарланмасын өчен бу бик мөһим витамин. Ул күкәй сарысында, атланмайда, сөт өстендә, арыш һәм бодай үрентеләрендә, әстерхан чикләвегендә, миндаль, арахис чикләвекләрендә, көнбагышта, үсемлек маенда, гөлҗимештә, сырганакта, кара карлыганда, татлы чиядә, миләштә, шпинатта, брокколи кәбестәсендә, борчакта һәм яшел борчакта, петрушкада күп.

Селен — күз өчен бик мөһим микроэлемент. Ул диңгез балыгында, бавырда, бөердә, күкәйдә, майда, каймакта, гөмбәдә, аеруча ак гөмбәдә, ярмаларда, әстерхан, кешью чикләвекләрендә, кабак орлыгында, сырганакта, кара карлыганда, брокколи кәбестәсендә, кабакта, суганда, сарымсакта күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X