Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мисвак

«Мисвак авызны һәм тешләрне пакьләр. Аллаһның ризалыгына сәбәп булыр, күзне нурландырыр». (Хәдис-шәриф)

Пәйгамбәребез; мисвакны күп кулланырга кушкан. Мисвак теш чистарту өчен бер төр агачтан ясалган таякчык, аны суга манчып йомшартасың, һәм ул теш щеткасына охшап кала. Мисвакны куллану бик күп төрле авырулардан саклану чарасы булып тора. Кешенең бик күп авырулары ашказаны һәм эчәк авыруларыннан башлана. Ашны ашказанына тешләр эшкәртеп бирә. Мисвак тешләрне кариестан, авыз куышлыгында микроблар үрчүдән саклый. Мисвакны бер мәртәбә куллану да авыз куышлыгындагы 80 процент зарарлы микробларны юк итә. Аны даими куллану төрле авырулардан шифа бирә, бик күп эчке әгъзаларның эшчәнлеген көйли, активлаштыра, зиһенне, камил акылны саклауда ярдәм итә.

Иллиной университетының галимнәре 7 ел буена мисвакның составын тикшергәннәр һәм аннан авыз эчендә булган микробларның үрчүен туктатучы һәм кариесны, тешләрнең черүен кисәтүче матдәләр, шул исәптән, фтор элементы бүлеп чыгарганнар.

Эчә торган су фторга ярлы урыннарда, гадәттә, фторлы таблеткалар бирәләр, алар исә, эмальнең ныклыгын, черүгә чыдамлылыгын арттыра. Фторлы пасталар белән дә теш чистарту файдалы. Бу пасталарны мисвак катнашкан пасталар алыштыра ала.

Мисвак белән теш чистарту теш төбендәге каты утырмалардан, ташлардан да арындыра. Стоматолог Эрик Шапира: «Мисвак ботагын башта чәйнәп йомшартыгыз, соңыннан теш өстендәге йомшак һәм каты куныкны чистарта башлагыз. Сивак агачында бу ятмаларны эретә торган май бар. 3-5 мин. тешегезне мисвак ботагы белән ышкыгыз», — ди.

Даимән мисвак ботагы һәм пастасы белән кулланучыларда теш һәм аңкау авырулары сирәк очрый, аларның тешләрендә төрле таплар булмый.

Гадәттә, теш чистарту пасталарына синтетик абразив, ягъни шомарту матдәләре кушыла, ә мисвак кушылган пасталарда табигый антисептиклар һәм уртларның канауына һәм ялкынсынуына каршы тора торган таннин бар.

Бик күп теш пасталары чыгаручы компанияләр бу фәнни ачышлар белән кызыксыналар, чөнки үзләренең продукцияләрендә синтетик компонентларны табигый булганнарга алыштырырга телиләр.

Тешне мисвак белән чистарту — сөннәт, саваплы гамәл һәм мисвак кушылган пасталар, алар гадәттә, хәләл. Шуның өчен мөселманнар аларны башка теш чистарту ысулларыннан өстен күрәләр.

* * *
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, мисвакны еш кулланыйк һәм аның бихисап файдаларын истә тотыйк. Менә аларның кайберләре генә:
уртларны ныгыта;
авыздан чыккан исне яхшырта;
күз күрүен яхшырта;
тештәге куныкны, ташларны бетерә, аларны агарта;
ашказаны, эчәкләрнең эшчәнлеген җайга сала;
балаларның кариес авыруын кисәтү чарасы булып тора;
артикуляцияне, тавышны яхшырта;
йокы килүне бетерә;
фәрештәләрне сокландыра;
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешүгә сәбәп була.

Нур сайты

/vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев