Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Могҗизалы корт икмәге турында файдалы мәгълүмат

Бал корты тарафыннан әзерләнгән һәр продукт искиткеч сыйфатларга ия. Шуның иң могҗизалысы, мөгаен, корт икмәгедер (перга). Аның файдасы санап бетергесез. Иң беренче чиратта, ул нерв һәм эндокрин система, ашказаны һәм ашкайнату органнары (ашказанында яки уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда да) авыруларыннан дәва чарасы буларак файдаланыла. Кандагы гемоглобинны һәм эритроцитлар санын арттыра,...

Бал корты тарафыннан әзерләнгән һәр продукт искиткеч сыйфатларга ия. Шуның иң могҗизалысы, мөгаен, корт икмәгедер (перга). Аның файдасы санап бетергесез.

Иң беренче чиратта, ул нерв һәм эндокрин система, ашказаны һәм ашкайнату органнары (ашказанында яки уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда да) авыруларыннан дәва чарасы буларак файдаланыла. Кандагы гемоглобинны һәм эритроцитлар санын арттыра, организмның төрле вирусларга каршы торучанлыгын көчәйтә. Туберкулез, простатит, анемия һәм башка авырулардан да ярдәм итә. Организмның вакытыннан алда картаюын чикли, склерозга каршы бик көчле чара санала.

Корт икмәген күкрәк баласы рационына да кертергә мөмкин. Ә авырлы хатын-кызлар өчен ул икеләтә файдалы булачак. Иммунитетны ныгыту сыйфатына ия һәм витаминнарга бай булган могҗизалы чара баланың сау-сәламәт тууына йогынты ясамый калмас.

Аны косметик максатларда кулланганда да, башка чаралардан аермалы буларак, нәтиҗәсе озак көттерми. Составында корт икмәге булган баллы масканы бер-ике тапкыр битегезгә ясасагыз, тирегезнең бәрхет кебек йомшак булуын, кара бетчәләрнең югалуын, бит күзәнәкләренең чистаруын тоярсыз. Даими рәвештә кулланган хатын-кызлар күп җыерчыкларның эзсез югалуын да тоймый калмас.

Корт икмәген белеп кулланучы умартачыларның озак яшәве, картлыкта да бик сәламәт булуы, склероз кебек зәхмәттән интекмәве билгеле.

Үзенең файдалы сыйфатларын ул чәчәктән ала. Юкка гына үләнне яз көне яисә чәчәк ату чорында җыярга кушмыйлар. Үсемлекнең иң файдалы матдәләре нәкъ менә чәчәкнең серкәсендә җыела да инде.

Ул аллергиядән интегүчеләр өчен дә куркыныч түгел. Аны теләсә кем кулланырга мөмкин. Көненә 20 грамм корт икмәге (перга) куллану көчле вируслы авырулар (грипп, гепатит, СПИД) вакытында бик файдалы булачак. Аны күбрәк кабул итү исә гипервитаминозга китереп, бавырга, бөергә, бизләргә зыян салырга мөмкин. Профилактик чара максатында аны көненә нибары 10 грамм гына һәм ашаганнан соң куллану кирәк.

Ашасагыз корт икмәге - сәламәт булырсыз мәңге!

Әлеге продуктны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшү зарур.

Нияз Сабирҗанов, районда умартачылык буенча дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X