Нинди юрган яхшырак

Сау кешегә көн дә бәйрәм. Медиклар мамык юрганны өнәми, дисәк, гаҗәпкә калмассызмы? Татар бит инде ул гомер-гомердән, борынгы заманнардан бирле өстенә шуны ябынып йоклаган. Махсус бизәкле я булмаса чәчәкле-чуклы корамадан тегелгән, сырган мамык юрган тәнне генә түгел, җанны да җылыткан, эшләп арыгач, изрәтеп йоклаткан лабаса. Ә табиблар аны кире кага,...
Сау кешегә көн дә бәйрәм. Медиклар мамык юрганны өнәми, дисәк, гаҗәпкә калмассызмы? Татар бит инде ул гомер-гомердән, борынгы заманнардан бирле өстенә шуны ябынып йоклаган. Махсус бизәкле я булмаса чәчәкле-чуклы корамадан тегелгән, сырган мамык юрган тәнне генә түгел, җанны да җылыткан, эшләп арыгач, изрәтеп йоклаткан лабаса. Ә табиблар аны кире кага, ул - компресс, һава үткәрми, ябынып ятсаң, төшеңә әллә нинди мәхшәрләр керә, дип бара. Нишлисең, чир китәр, гадәт калыр, һаман юрганнан аерыла алмыйбыз, һәм алмабыз да!
Алай да сәламәтлек белән бәйле шушы мәсьәләгә якынрак килик, табиблар сүзенә колак салып карыйк. Бәлки, күбебезнең фикере дә үзгәреп куяр?..
Хәзерге заманда кеше дигәнең киң таралган, үзе җиңел дә, йомшак та плед ишегә сагаеп кына карый. Юрган бир син аңа, юрган! Аң булыйк әле. Кош мамыгыннан сырганы, мәсәлән, радикулиттан интеккән кешенең, кем әйткәндәй, «өнен ала».
Мәгълүм ки, төнлә тән температурасы түбәнәя, шул сәбәпле, без төренеп бетеп йокларга мәҗбүр.
Үтә бер сәгать, ике… Шуннан тирләтеп үк җибәрә. «Йокы чүлмәге» өстендәгесен ачып ыргытканын сизми дә кала. Тән шунда ук суына, ә иртән торгач, салкын тиеп, я муен борылмый, я бил ката, һич югы томау төшә. Бала-чага исә хәтта ангина ук эләктерергә мөмкин. Әле җитмәсә, кош мамыгыннан сырган юрган - аллергиядән интегүчеләр өчен мең бәла ул. һәркем белә хәзер: мамыкта кеше күзенә һич күренмәс бик бәләкәй җан ияләре - урын-җир талпаннары күп була. Бусы инде астма китереп чыгара. Җәй саен мендәр-юрганнарны урамга кояш астына чыгарып киптерү исә теге паразитларны юк итеп бетерә алмый. (Ә менә температура 17 градустан түбәнәйгәнне бу микроскопик бөҗәк кавеме бер дә өнәми.)
Өскә ябынган әйбернең «төп бурычы» - тәнне җылыту түгел, ә бәлки термос ролен үтәү. Организм тәнне җылыта ала, аңа шул энергияне югалтмаска гына кирәк. Юрганның «бурычы» - шул.
Алай да өскә ни ябыну хуп соң? Моның өчен йоннан сырган юрганнан яхшысы юк. Эссе булса, аны ябынгач, тирләтми, салкын булса, җылыта. Сарык, дөя, эт йоны борын-борыннан сихәтле санала. Ревматизм, остеохондроз, һәртөрле аллергия, бронхиаль астма һ. б. бик күп авырудан җәфа чиккәннәргә табиблар нәкъ менә шундый һәр яктан камил һәм уңай, сихәтле юрган тәкъдим итә дә.
Йон - чиста чимал, һәрхәлдә анда кош йоны һәм каурыйда мыжгып торган җан ияләре юк диярлек. Аеруча сарык йоны әйбәт санала. Хайванны чалган, кыркыган чакта аның йонына стресс, курку геннары бүленеп чыкмый, анда һичнинди токсин да, агулы матдәләр дә булмый.
Соңгы вакытларда кибеттә синтепоннан ясалган одеяллар сатыла башлады. Әйе, болары да тән җылысын әйбәт саклый торган үзлеккә ия. Алар хужабикә өчен дә бик уңай - юарга җайлы, формасын, төсен югалтмый, җыйнак. Тик мондый урын-җир полиэфир тукымадан ясалган әйбергә аллергия була торган кешеләргә үтә зыянлы.
http://judash.ucoz.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 август 2022 - 11:48Бәйгегә Алан авыл җирлегеннән дә фотолар килде "Төбәгебездә җәй айларында төзекләндерү, матурлау эшләре аеруча киң колач ала.700
-
10 август 2022 - 11:32Бичердә көтүне төнлә көтәләр Әйе, әйе, дөрес күрдегез - районыбызның Бичер (Кече Мирәтәк) авылында көтүне, башкаларныкы кебек көндез түгел, ә кич белән көтәләр икән.1200
-
10 август 2022 - 11:01Редкий экземпляр: нефтепроводчики помогают сохранить растения Астрагал серпоплодный (Astragalus falcatus Lam.) и остролодочник волосистый (Oxytropis pilosa L.) – эти и другие находки обнаружили экологи компании «Транснефть – Прикамье» при проведении инженерно-экологических изысканий в Республике Марий Эл.1600
-
10 август 2022 - 09:22Татарстанда эшсезләрне дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтәчәкләр Татарстанда 8 мең эшсез дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтеләчәк. Шуның 60 проценты яңа белемнәр үзләштерүгә керешкән дә инде.4400
-
10 август 2022 - 08:33Сак булыгыз: чума! Моңа кадар хайваннар арасында йогышлы авырулар таралу буенча имин булып саналган Татарстанда күңелсез хәл килеп чыкты. Спас районының Идел буе бистәсендә шәхси хуҗалыктагы дуңгызларда Африка чумасы табылган.6400
-
10 август 2022 - 08:25«Петр 1 чоры» балалар рәсемнәре республика конкурсында катнаштылар Республика балалар китапханәсе «тарафыннан "Петр 1 чоры " дигән балалар рәсемнәре республика конкурсы үткәрелгән иде. Конкурста Теләче муниципаль районыннан да катнашучылар булды.5600
-
10 август 2022 - 08:07«Мичкә кыяры» әзерләү Кирәк булачак: кыяр (зур кәстрүлгә күпме сыя, шуның кадәр), тоз, су һәм яшел тәмләткечләр – керән, чия, карлыган яфраклары, бер бәйләм эстрагон (булмаса да ярый), сарымсак тешләре, 1–2 әче борыч, укроп таҗлары.4900
-
9 август 2022 - 18:59Бүген Иске Җөри авылында яшәүче районыбызның мәртәбәле шәхесләренең берсе - Илгиз Галиуллинның туган көне иде Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре дә тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.58800
-
9 август 2022 - 15:25Языл һәм бүләк от! "Теләче" район газетасына язылучылар арасында узучы "Языл һәм бүләк от" акциясенең тагы бер җиңүчесе Ак Барс банк ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Фидаил Муртазин.16000
-
9 август 2022 - 14:49Жаркие фестивальные дни волонтеров АО «Транснефть – Прикамье» В жаркие минувшие выходные волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» поддержали значимые культурные мероприятия в Пермском крае и Республике Татарстан.13400
-
9 август 2022 - 13:53Физкультурачылар көне-ул югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел Бу безнең һәркайсыбызның бәйрәме, чөнки бары тик сәламәт тәндә генә сәламәт, күтәренке рух яши! Спортның, актив яшәү рәвешенең һәм дөрес туклануның мөһимлеген бәяләп бетергесез. Бу көн спортны яратучы кешеләрне берләштерә. Физкультурачылар көнендә бөтен ил буенча төрле спорт чаралары һәм ярышлар уза.14900
-
9 август 2022 - 10:47Районыбызда яңа җитәкче Районның "Форпост" оешмасына яңа җитәкче - Олы Тиләҗе авылында туып - үскән көрәшче егет - Саитов Алмаз Альфред улы билгеләнде.23100
-
9 август 2022 - 10:24Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына чакырабыз! Райондашлар! Сезне 13 август көнне стадионда 13 август- Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына чакырабыз! Регистрация: 10.00-11.00. Тантаналы ачылыш: 11.00 сәг- тә.14400
-
5 август 2022 - 15:05Районда сыер савучылар ярышы узды
-
3 август 2022 - 15:25Теләче делегациясе Суслонгер җирләрендә булып кайтты
-
10 август 2022 - 07:43Җәйге чорда район күләмендә байтак объектларда төзекләндерү эшләре бараРайон җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район башкарма җитәкчесе Илнур Хамидуллин Әбде, Олы Мишә, Сауш һәм Теләче авылларында төзекләндерелә торган объектларда булып, эш барышы белән танышты.13800
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.70400
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.63600
-
9 август 2022 - 18:59Бүген Иске Җөри авылында яшәүче районыбызның мәртәбәле шәхесләренең берсе - Илгиз Галиуллинның туган көне иде Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре дә тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.58800
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.38100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика