Өлкәннәргә сөт файдалымы?
Бер стакан сөт организмның кальцийга булган тәүлек ихтыяҗын 30 процентка тәэмин итә.
Шуннан чыгып күп кенә илләрдә урта яшьтәге кешеләргә сөякләрен ныгытырга сөт эчәргә киңәш бирәләр. Тик Бостондагы Гарвард мәктәбе белгечләренең тикшеренүләре моның киресен күрсәтте. Алар сөтнең хәзергә кадәр расланып килгән файдасын тапмаганнар. Галимнәр уздырган алты тәҗрибәдә ике меңгә якын хатын-кызны тикшергәннәр һәм сөт эчү сөякләр сыну куркынычын киметмәгәнен ачыклаганнар.
Ә швед белгечләре өлкән кешеләргә сөт эчү хәтта куркыныч, диләр. Сөт составында кальцийдан тыш лактоза (сөт шикәре) күп микъдарда. Менә шул лектозаны өлкән кеше организмы үзләштерә алмый һәм ул киресенчә, сөякләрнең ныклыгын какшата икән.
Ул чагында өлкән кешеләргә кальцийны каян алырга соң? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, олылар өчен көненә 400-500 грамм кальций җитә дип саный. Аның кадәр кальций ике тәлинкә солы боткасында (сөтсез) бар. Солы боткасыннан тыш броколли, кәбестә, фасоль, миндаль, сардина балыгы да кальцийга бай.
Организмның кальций үзләштерүендә Д витамины әһәмиятле роль уйный. Ул сөттән тыш йомырка, хайван бавырында, сыер итендә, балык маенда күп. Шулай ук кояш нурлары астында әлеге витаминны организм үзе дә эшкәртә. Тик шунысы да бар: 2014 елгы тикшеренүләр ел буе кирәкле Д витамины дозасы алучыларның сөяге ныгымаганын күрсәткән. Ягъни, сөякләрнең ныклыгы рационга гына бәйле түгел.
“Популярная механика”.
tatyash.ru
Фото: pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев