Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Озын гомерле булуның 10 кагыйдәсе

Сәламәт, озын гомерле , матур булуда дөрес туклануның роле зур. Моның өчен 10 кагыйдәне исеңдә тот.


*Җиләк-җимешләрне аерым ашамагыз.
Тикшеренүләр кәрсәтүенчә, әче җиләк-җимеш һәм алардан эшләнгән соклар тешнең эмален бетерә. Шуңа цитрус үсемлекләрен һәм җиләкләрне башка ризык белән аралаштырып ашагыз. Әгәр әфлисун ашасагыз, шунда ук тешләрегезне чистартыгыз.

*Майлы балык файдалы.
Безнең күбебез майны организмның төп вазифаларын үтәрлек дәрәҗәдә кулланмыйбыз. Шуңа күрә атнага бер тапкыр гына булса да 200-300 грамм майлы балык ашарга тырышыгыз. Рационга чикләвек, көнбагыш маен кушу файдалы. Балыкны төрле яшелчә белән дә аралаштырыга ярый.

*Иртәнге аштан баш тартмагыз.
Төн узганчы организмдагы глюкоза микъдары кими төшә һәм иртән инде аны тулыландыру таләп ителә. Хәтерне яхшырту өчен глюкоза аеруча кирәк. Көнне әйбәт башлап җибәрү өчен иң яхшысы — икмәк белән әфлисун согы. Чөнки алар көч бирә. Протеинга бай булган йомырка һәм балыктан әзерләнгән бутерброд та көчегезне арттыра төшәр.

*Рационга фолий кислотасы өстәгез.
Ул йөкле хатыннарга гына түгел, һәр хатын-кызга (ирләргә дә) бик файдалы. Йөрәк авыруларыннан һәм кан әйләнешен яхшырту өчен иң кирәкле кислота. Көнлек норма —400 мг.

*Итсез көн— иписез көн
Зәйтүн мае, көнбагыш, чикләвек кандагы холестеринны киметә. Майсыз, кызыл ит тә шулай ук. Итне грильдә кыздырып ашау сәламәтлек өчен файдалырак. Итнең мае кан тамырларына утырып торган май кислотасын тәшкил итеп, холестеринны арттыра төшә. Ә үсемлек маенда кыздырылган ит, киресенчә, майсыз иткә әйләнә һәм кан тамырлары өчен зыянлы булмый.

*Ризыкка тоз сипмәгез.
Әгәр дә гадәтегезне ташлый алмасагыз, тозны азрак сибәргә тырышыгыз.

*Витаминнарны артыгыннан күп кулланмагыз.
Югыйсә организмыгызга файда урынына зыян китерүләре бар. Мәсәлән, С витаминын никадәр күбрәк ашасаң, шулкадәр яхшы дигән фикер яши. Әйе, бу файдалы витамин. Тик аның нормасы артып китсә, бөергә таш утырырга мөмкин. Аннары, бу витаминны күп кулланып, кинәт кенә туктатсагыз, цинга (зәңгелә) авыруы, ягъни авитаминозга бәйле чир килеп чыгарга мөмкин.

*Күп итеп су эчегез, чәй эчүдән тәм табыгыз.
Көнгә 2 литрдан да ким түгел су эчегез, чәй дә төрле авырулардан саклаганын онытмагыз.

*Мондый ризыкларның файдалы икәнлеген онытмагыз.
а) ашаказаны җәрәхәтен дәвалау өчен кәбестә ашагыз;
б) мүк җиләгенең бактерияләргә каршы тора алу сыйфаты хакында онытмагыз;
в) әгәр бик арыган, йончыган булсагыз, сельдерей үләне хәл кертер.

*Майсыз ризык авырлыкны киметә.
Моның өчен иң яхшысы: майсыз ит ашау һәм майсызландырылган сөт эчү.

Әлеге продуктларның барысы да сәламәтлеккә файда китерү белән беррәттән организмны дәвалау-савыктыру үзлегенә дә ия. Гомер озынлыгы бит күпме ашавыңа түгел, нинди ризык ашавыңа бәйле. Спорт чараларының әһәмияте турында да онытырга ярамый. Кеше һәрвакыт хәрәкәттә булырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш

Чыганак :Балтач таңнары 

https://tatar-today.ru/2018/09/33779/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X