Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Пептидлар кулланып чәч коелудан котылу

Чәч коелу – киң таралган проблема, аның белән бик күп кеше очраша. Озак вакыт бу мәсьәләне чишүнең иң популяр ысулы булып миноксидил һәм аның аналогларын куллану саналды

Миноксидил – дару препараты. Кызганычка каршы, күп кешеләр мондый препаратларны куллана алмый иде, чөнки андый препаратларны аларның организмы кабул итми (медицинада аны “кире кагу синдромы” диләр) яки аларны куллану алар организмында ниндидер каршылык барлыкка китерә иде. Аннан тыш бу препаратлар алопециянең (чәч коелуның) кайбер төрләренә генә тәэсир итә иде һәм дә моның өчен аларга бу препаратларны бик озак вакытлар дәвамында кабул итәргә кирәк булды.
 
Бәхеткә каршы, космецевтика фәне бер урында гына тормый, алга бара. Хәзерге көндә миноксидилга пептидлар куллануга нигезләнгән менә дигән альтернатива барлыкка килде. Ул кыйммәт түгел, аны һәркем сатып ала ала.
 
Пептидлар – чәчләрне тәрбиядә тоту индустриясенең иң соңгы казанышы. Көнбатышта чәчләрне тәрбияләү хезмәтендә пептидларны инде 10 ел кулланалар, ә Россиядә – 6 елдан артык Real Trans Hair клиникаларында. Һәр очракта да бу процесс зур уңыш белән бара.
 
Пептидлар – кыскартылган аминокислоталы аксымнар. Бу аксымнар күзәнәкләргә үсәргә һәм үрчергә дип сигнал бирәләр. Шулай итеп, чәчләрне үстерү һәм ишәйтүне стимуллаштыру чәч тамырларының күзәнәкләренә биологик юл белән тәэсир итеп башкарыла. Пептидларның организмга бернинди дә зыяны юк, алар кире кагу синдромы барлыкка китерми, организмда катлаулылык китереп чыгармый, чәч коелуның төрле типларында да югары эффект бирә. Аларны бернинди дә зыянсыз озак вакыт кулланырга була.
Пептидлар шулай ук кан әйләнешен яхшырталар, шул сәбәпле фолликулаларның (чәч тамырларының) кислород һәм башка зарури биологик матдәләр белән тәэмин ителеше дә яхшыра. Аларны куллану уңайсызлыклар тудырмый, тирене кычыттырмый, тире ялкынсынулары барлыкка китерми.
 
Пептидлар арасында иң яхшы тәэсир итүчеләре дип биомиметик пептидлар исәпләнә. Биомиметик пептидлар – натураль пептидлар кебек үк, шуңа күрә организм аларны тулысынча кабул итә, алар организмның табигый эш процессына кереп, катнашып китәләр. Пептидлар организмның үз-үзен торгызу буенча яшерен резервларын ачып, бу проблеманы чишү өчен аның үзенә юл күрсәтәләр.
 
Дәвалау чарасы натураль төрле үсемлекләр һәм майлар экстрактлары, витаминнар белән баетылып бирелә. Пептидларны кулланып тиз арада югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Сез аның нәтиҗәләрен инде 3-4 атнадан соң ук күрә алачаксыз. Ә хәзергә кадәр кулланыла торган препаратлар 3-4 ай эчендә генә сизелерлек ниндидер бер эффект бирә. Бу - медицина өлкәсендә күрелмәгән алгарыш!
 
Хәзергә кадәр бу препаратларның бердәнбер кимчелеге булып аларның чагыштырмача югары хакы иде. Тик препаратларны җитешерү көннән-көн камилләшә, шуның нәтиҗәсендә бу препаратларга хаклар бүгенге көндә кыйммәт түгелләр, алда әйтеп китүемчә, аларны һәркем сатып ала ала.
 
Бүгенге көндә ышаныч яулаган җитештерүчеләрнең яңа продукты чыкты, ул HairFOOD компаниясенең чәчләр өчен тулы бер чаралар тупланмасы. Бу дәвалау һәм чәчләрне тәрбиядә тоту чаралары Real Trans Hair клиникасы табиблары белән берлектә эшләнде. Препаратларны эшләгән вакытта бу клиниканың чәчләрне дәвалау һәм тәрбиядә тоту буенча күпьеллык эш тәҗрибәсе исәпкә алынды.
 
HairFOOD https://hairfood.ru/catalog/dlya-rosta-volos/ чәчләрне тәрбиядә тоту, дәвалау буенча, аеруча чәч коелуны дәвалау һәм чәчләрне ныгыту буенча, күп төрле дәвалау һәм тәрбиядә тоту препаратлары тәкъдим итә. Чәчләрне үстерү һәм ныгыту өчен эшләп чыгарылган төнәтмәләр биомиметик пептидлар, төрле шифалы үсемлекләр экстрактлары, витаминнар кушылмасыннан гыйбарәт.
 
Чәчләрне ныгытучы шампуньнар, бальзамнар, чәчкә сөртеп битлек ясый торган катнашмалар тиз арада тиешле нәтиҗәләр бирергә сәләтле дозада фармацевтик актив матдәләр кушып эшләнгән. Компания хатын-кызлар өчен дә, ир-атлар өчен дә киң ассортиментта препаратлар тәкъдим итә, алар чәчләрнең теләсә нинди төре өчен дә кулланыла алалар.
Инде алда әйтеп кителгәнчә, хаклар кыйммәт түгел. Үз чәчләрегезнең саулыгын HairFOOD компаниясенә тапшырыгыз һәм дә сезнең чәчләрегез сау-сәламәт, куе, матур һәм нык булыр! Табиб белән киңәшләшү зарур
matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев