Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Пешкән урынга нәрсә куярга?

1. Бәрәңге. Аны кабыгы белән угычтан уып, зарарланган урынга куегыз. 10-15 минут саен алыштырып торырга кирәк. Бәрәңге зур булмаган пешү урынын төзәтә, яралар калдырмый. 2. Йомырка агы. Чәнечке белән бутагыз да пешкән урынга ябыгыз. Баштарак ул тәнне яндыра, 1-2 минуттан авырту басыла. Йомырка агы кабарчыклар булдырмый. 3. Он. Кайнар суга...

1. Бәрәңге. Аны кабыгы белән угычтан уып, зарарланган урынга куегыз. 10-15 минут саен алыштырып торырга кирәк. Бәрәңге зур булмаган пешү урынын төзәтә, яралар калдырмый.

2. Йомырка агы. Чәнечке белән бутагыз да пешкән урынга ябыгыз. Баштарак ул тәнне яндыра, 1-2 минуттан авырту басыла. Йомырка агы кабарчыклар булдырмый.

3. Он. Кайнар суга пешкән урынга он сипсәгез, авырту мизгел эчендә бетә. Ә кабарчыклар калмасын өчен, онны куе итеп сибәргә кирәк.

4. Кер сабыны. Пешкән урынны тиз арада юеш сабын белән ышкысагыз, авырту һәм кызару секунд эчендә югала.

5. Кызыл чөгендер. Аны ярага вак угычтан уып, ботка хәлендә ябалар.

6. Кабак. Аны бигрәк тә балалар пешкәндә кулланалар. Ул тиз арада авыртуны баса һәм тирене суыта.

7. Алоэ. Яфрагын кисеп алып, икегә ярып, ярага куегыз. Кич дәвамында 3-4 тапкыр алыштырыгыз, ә төнгә исә эластик бинт белән бәйләп ятыгыз. Иртән кайсы урын пешкәнен онытырсыз.

8. Бал. Пешкән урынга бал сөртсәгез дә, кызару һәм кабарчыклар булмый.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев