Прививка ясату кирәкме?
Ата-аналарның әлеге мөһим процедурадан баш тартуы күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Күптән түгел Ихсановлар гаиләсендә сабый дөньяга килде. Билгеле, бала тугач та, аңа берничә прививка ясатырга кирәк. Әмма Җәмилгә аларның берсе дә эшләнмәде. Ни өчен?! Гаилә башлыгының энесенең гомере БЦЖдан соң аянычлы өзелә. Хәзер әти кешенең инануын беркем дә какшата алмый.
Әйе, 1998 елдан яңа закон нигезендә әти-әниләр балаларына прививка ясатуны үзләре сайлый ала. Шул вакыттан бу процедураның бигрәк тә яшь организм өчен мөһимлеген ахыргача аңламаганнар арасында аннан баш тартучылар да барлыкка килде. Моны төрлечә аңлаталар. Әти-әнинең күбесе вакцина балага зыян сала, дип курка.
Россиядә профилактик прививкалар календаре бар. Әлеге схемада кешегә билгеле бер яшендә хәвефле йогышлы авырулардан саклый торган мәҗбүри ясалырга тиешле ун төрле прививка исәпләнә. Алар арасында В гепатиты, туберкулез, дифтерия, столбняк, кызамык, паротит, полиомиелит һәм гриппка каршы вакциналар бар.
Прививка ясауның төп максаты–авыруга каршы иммунитет булдыру. Нәтиҗәдә организмда теге яки бу авыруга каршы ак кан тәнчекләре ярала. Алар микробларны юк итә яисә көчсезләндерә. Хәзерге вакытта төрле авырулары булган балаларга ясый торган яңа төр вакциналар чыгарылды. Даими прививкалар ясау нәтиҗәсендә элек бик куркыныч булып саналган чәчәк авыруы тулысынча юк ителде дияргә була. Ә кызамык, дифтерия, коклюш, столбняк белән авыру очраклары күпкә азайды. Ләкин әле тынычланырга иртәрәк. Чөнки ата-аналарның балаларына прививка ясатудан баш тартуы нәтиҗәсендә бу авырулар яңадан көчәеп китәргә мөмкин.
Әлеге проблема хакында балалар табибы Гүзәл Сәлимгәрәева белән сөйләштек. Әти-әниләр нәрсәгә нигезләнеп прививкадан баш тарта? Аны ясатмау ни дәрәҗәдә куркыныч белән яный?
–Медицина күрсәтмәләре буенча бала бөтен яктан да сәламәт икән, аның организмы вакцина кабул итәргә әзер дигән сүз. Прививка ясамаган сабыйга вируслы йогышлы авыру эләксә, бу аяныч тәмамланырга мөмкин. БЦЖ хакында гына әйтеп үтәсем килә. Әлеге вакцина туберкулезга каршы эшләнә. Кызганыч, хәзер Кох таякчыкларын йоктырып, дәваланмыйча, аны таратып йөрүчеләр бар. Ә ул таякчык иммунлаштырылмаган балага эләксә, нәрсә була? Кечкенә организм үзе генә аңа каршы тора алмаячак. Шуңа күрә баланың иммунитеты тизрәк өлгерсен өчен вакцинаны иртәрәк ясатырга кирәк. Тагын да бер мисал: полиомиелит дигән вируслы инфекция эләктергән баланы паралич сугуы, баш миенә зәгыйфьлек килүе, соңыннан аның үлемгә дучар булуы бар. Вакциналы була торып та, балага инфекция эләгергә мөмкин. Бу очракта бала авыруны җиңәчәк. Халыкның 90 проценты инфекцияләргә каршы прививкаланмаган булса, әлеге авырулар баш күтәрәчәк һәм эпидемия таралачак,–ди табиб.
Әти-әниләр балаларның прививкадан соң кәефсезләнүен, аларның тән температурасы күтәрелүен әйтә. Аларны бер яшькә кадәр балага прививкаларның күпләп ясалуы да куркыта. Чөнки бер ел эчендә туберкулездан башлап кызамык, кызылча, паротит һәм өч тапкыр АКДС (дифтерия, коклюш, столбняк авыруларына каршы) ясала. Әйтик, ата-ана прививкадан баш тартты, ди... Җәйге ялда алар чит илгә чыгарга булды. Бала аннан чир ияртеп алып кайта, ә безнең табиблар аны ничек дәваларга белми аптырый.
Россиядә эшләнгәненнән тыш, вакциналар чит илдән махсус тикшерү үткән фирмалардан кайтарыла. Аларның берсе дә начар түгел, вакцина кертелгәч, организм һәр икесенә дә бер үк төрле реакция бирә. Сабый җиңелчә авырып ала икән, куркырга кирәкми, ул шулай тиеш, авырганнан соң иммунитет барлыкка килә. Бу очракта балага күбрәк ятып торырга, күп итеп су эчерергә кирәк. Мунча керү, физик күнегүләр ясауны бер атнага кичектереп торырга киңәш ителә.
Прививкадан баш тартуның тагын бер сәбәбе–дин кушмый, имеш. Авыруны Аллаһы Тәгалә бирүче дә, алучы да, диләр. Прививкаларга карата фикерен белү өчен, гомерен кешеләр дәвалауга багышлаган Җәүдәт хәзрәт Ниязовка мөрәҗәгать иттек.
–Пәйгамбәребез: “Табиб булмаган җирдә яшәмәгез”,–дигән. Авыруларны дәвалау һәм кисәтү мәсьәләсендә без Аллаһка тәвәккәллибез, әмма табибларга мөрәҗәгать итәбез. Хәдистә әйтелгәнчә, “Аллаһка тәвәккәллә, әмма дөяңне бәйләп куй”. Дин белән медицина һәрвакыт янәшә барды, Исламның прививкаларга карата бер кысылышы да юк.
Табиблар әйтүенчә, дин бик нык алга киткән, барысы да Коръән кушканча яшәргә тырышкан Сөгуд Гарәбстанына хаҗга барырга җыенучылар иң элек прививка карталарын тәртипкә китерә. Гарәп иле хөкүмәте менингит һәм тагын берничә йогышлы авырудан прививка булуны мәҗбүри дип саный. Димәк, алар да вакциналануның җәмгыять өчен кирәкле булуын ассызыклый.
Нәтиҗә ясау үзебездән торса да, тискәре һәм уңай якларны үлчәүгә салып, табиблар сүзен тыңлау кирәк. Авырсак, алар каршына барасы бит...
Зоя СОЛОШИНА
***
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды,
№ 2 февраль 2016
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев